Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
27.09.2017

Флюр Исмәгыйлев: "Казанда күргәзмәң ачылу - Уфада яшәүче татар рәссамы өчен дәрәҗә"

Башкортстанда яшәүче татар рәссамы Флюр Исмәгыйлевның «Казан» милли-мәдәни үзәгендә ачылган күргәзмәсе сәнгать белгечләре арасында бераз бәхәс тә кузгатып алды. Бу сәнгать белгечләренең рәссам иҗатын төрлечә күрүләренә, аның Казанда тәкъдим ителгән эшләрен төрле юнәлешләргә бәйләп каравына бәйле иде. Моның шулай булуын, үз иҗатына белгечләрнең битараф булмавын Флюр Исмәгыйлев үзе бик табигый дип саный. «Аларның төрле карашта булуы алга таба уйланырга мөмкинлек бирә. Аларның һәрберсе үзенчә хаклы», — ди рәссам.

Бүген Флюр Исмәгыйлевның иллегә якын картинасы куелган шәхси күргәзмәсе «Казан» милли-мәдәни үзәгенең Күргәзмәләр залында ачылды. Рәссамның зур күләмле эшләре ике кат диварларына куелса да, алып килгән барлык эшләре сыеп бетмәгән булып чыкты. Рәссам «Татар-информ» хәбәрчесенә Казанда күргәзмә ачылу аның өчен зур дәрәҗә булуын билгеләп үтте, үзенең Татарстан рәссамнары белән аралашып яшәвен җиткерде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера