Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.05.2016

Ф.Мөхәммәтшин: "Безгә барлык үткен карашлы ММЧ мөһим, әмма алар гадел булсын иде"

ММЧ халык белән сөйләшү буенча үз миссиясен намус белән башкара. Бу хакта бүген журналистларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда ММЧ җитәкчеләре белән Татарстан матбугаты көненә багышланган очрашуда белдерде.

"Сезнең хезмәтегезне югары бәялибез. Сезнең белән бергә медиа киңлеген, республика үсеше буенча актуаль, мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру өчен диалогка, мәгълүматка ачык булырга тырышабыз", - диде республика парламенты җитәкчесе.

Аның фикеренчә, профессиональ журналистлар аша җәмгыятькә дөрес һәм ачык мәгълүмат бирү мөһим. "Татарстанда яшәүче күп санлы кешеләр сезнең хезмәттән файдалана һәм, нәтиҗәдә, дөньяда, илдә, республикада, районда, шәһәрдәге вазгыять турында фикер туа. Миңа калса, бу бөек миссияне сез уңышлы башкарасыз", - дип мөрәҗәгать итте ул ММЧ вәкилләренә.

"Мин матбугатны сарыга һәм башкага бүлмим. Ялгышлар туган аерым очраклар бар, әмма, гомумән, журналистлар корпусы профессиональ яктан үсеш алды, ныгыды һәм җәмгыять алдында ТРда төрле процессларга йогынты ясау буенча уникаль мөмкинлеге өчен җаваплылык тоя. Безгә үткен карашлы барлык ММЧ мөһим, әмма алар гадел булсын иде", - дип белдерде Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, татарстанлылар теге яки бу социаль әһәмиятле мәсьәләләр буенча төрле фикерләрне белергә тиеш. "Без утырышларда депутатларның милли, мәдәни, икътисади һәм башка юнәлешле мәсьәләләргә багышланган чыгышлары буенча йөзләгән җавап алабыз. Без тәкъдимнәр һәм инициативалар өчен ачык, аларны хупларга әзер", - дип тәмамлады ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20