Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.05.2015

Ф.Мөхәммәтшин: “Гаилә, әхлак, тел, гореф-гадәтләр һәм мәдәният сакланышы – ул дәүләт бурычы, әмма бу өлкәдә хатын-кызларның роле тагын да зуррак”

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының бүген пленар утырышлары уздырыла. I пленар утырыш Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрындаүткәрелсә, төшке аштан соң II пленар утырыш ТР Фәннәр академиясе бинасында була.

“Татар-информ” МА алдан хәбәр иткәнчә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм аның каршында эшләп килгән “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы үткәрә торган әлеге форумга Татарстанның үзеннән 150, Россия төбәкләреннән 250, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикистан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Литва, Беларусь, Украина, Төркия, Австралия, Бельгия, Болгария, Венгрия, Канада, Кытай, Финляндия, Франция, Чехия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һ.б. чит ил-дәүләтләрдән 100 делегат, шулай ук 150ләп шәрәфле кунак чакырулы иде. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова бүген чыгышында билгеләп үткәнчә, нәтиҗәдә, 17 чит илдән 72 делегат килгән, Россия Федерациясенең 48 төбәгеннән – 231, Татарстан Республикасы муниципалитетларыннан – 199 һәм аның башкаласы Казанның үзеннән шәрәфле кунак сыйфатында – 100 кеше, димәк, барлыгы - 602 милләттәш. Бу урында шуны да искәртик: II форумда ТРның 43 муниципаль берәмлегеннән, РФның 62 төбәгеннән, 31 чит илдән җәмгысе 450 анкета кабул ителгән булган.

Форумда Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән катнашкан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөнбәр тотып, мин үземне бик бәхетле кеше саныйм,чөнки хатын-кызлар белән очрашырга гел миңа туры килә, диде ярымшаяртып. Бөтен дөньядан гүзәл һәм уңган хатын-кызларыбыз инде 3 нче тапкыр җыела, кызыклы һәм файдалы очрашулар үткәрелә, дуслашу-туганлашулар була. Сез монда килеп, Казаныбызда татарларның ничек яшәвен, хезмәт итүен, ничек җәмгыять коруын күреп-белеп китәсез, без исә сезне шатланып каршы алабыз һәм булганы белән уртаклашабыз, диде.

Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин тамаша залы тулган татар ханымнарына һәм туташларына мөрәҗәгать итеп, минем бүгенге бурычым шул: Татарстан Республикасы җитәкчелеге – хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән, ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм ТР Хөкүмәте исеменнән сезне сәламлим, диде.

Аннары Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның әлеге форумдагыларга мөрәҗәгатен укып ирештерде: “Хөрмәтле III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнашучы ханымнарыбыз, туташларыбыз, форум кунаклары! Россия төбәкләреннән, чит илләрдән, Татарстаныбызның төрле районнарыннан, шәһәрләреннән шушы залга җыелган милләтебезнең асыл хатын-кызлары, җәмгыятьтә лаеклы урын тоткан мөхтәрәм затлар! Сез галим дә, җәмәгать эшлеклесе дә, мөгаллим дә, табиб та, сәхнә остасы да... Кайсы тармакта эшләсәгез дә, дөньяның кайсы илендә яшәсәгез дә, сез татар хатын-кызларына хас сыйфатларны югалтмагансыз. Акыллы, тыйнак, белемле, уңган асыл шәхесләр - халкыбызның йөз аклыгы. Сез – гаилә тоткасы”. Үзенең сәламләвендә Президент бүгенге форумга уңышлы, нәтиҗәле эшләр тели, замана проблемаларын чишүне максат итеп куя, традицион әхлак нормаларын саклап калу, буыннар арасында рухи-әхлакый элемтәләрне ныгыту җитди мәсьәләләргә әверелүен искәртә. Безнең чорыбызның актуаль мәсьәләләрен чишү юнәлешендә кирәкле карарлар кабул итүгә ирешүебезгә Президентыбыз ихлас ышануын белдерә, дип, Ф.Мөхәммәтшин Р.Миңнеханов мөрәҗәгатенең соңгы юлларны укый: “Барыгызга да исәнлек-саулык, тынычлык, мәхәббәт һәм гаилә иминлеге телим. Бәхетле булыгыз!”

ТР парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, Казанда шушы форматта 3 нче тапкыр очрашуга карамастан, форумның төп максатлары һаман шул: тел сакланышы һәм җәмгыять, гаилә, милли хатын-кызлар хәрәкәте, мәдәният, мәгариф мәсьәләләре. Шушы мәсьәләләрне ачыктан-ачык хәл итү, уртага салып сөйләшү һәм киләчәккә бурычлар билгеләү – форумның төп максаты. Бу эштә алга барыш бармы, дип сорыйлар. Минемчә, - бар: эшләгән эшләр күренә, сизелә, ләкин монда Казанда да, үзегезнең төбәкләрегездә дә эшлиселәр тагын да күбрәк икәнен һәркайсыбыз белә, дип, Ф.Мөхәммәтшин темпны арттыру һәм эш колачын киңәйтү заруриятенә ишарәләде. Мине шатландырганы шул - форумга килүчеләрнең географиясе киңәюе, гел бер кешеләр түгел, ә 70 проценты яңа делегатлар булуы, димәк, яңалар килеп, Казанда рухланып, тагын да күбрәк кеше милли эшләргә керешүе, бу - зур әйбер, диде.

Яңа мәктәпләр, хәләл һәм милли ризыклы ашханә һәм рестораннар ачылу кебек милли эшмәкәрләр башкарган эшләрне телгә алып, бу мәсьәләдә эшләр тормышка аша

 бара, диде ТР җитәкчелеге вәкиле. “Гаилә, әхлак, тел, гореф-гадәтләр һәм мәдәният сакланышы – ул дәүләт бурычы, әмма бу өлкәдә хатын-кызларның роле тагын да зуррак. Татар хатын-кызлары тәрбиясе, тәҗрибәсе, гаиләгә карашы белән уңай яктан аерылып тора. Ник дигәндә, татар гаиләсендә тормыш уңайрак көйләнә, татар гаиләләрендә аерылышулар кимрәк, татар гаиләсе ныграк, балалары тәрбиялерәк булып үсә. Димәк, безнең татар халкыбызның киләчәге ныграк, ышанычлырак, һәм сезнең җәмгыятьләрегез эше белән бу тагын да яхшырак булыр дигән өмет бар”, - дип бәяләп, ышаныч баглады ул.

Әдәбият елы уңаеннан телгә алып китми кала алмыйм: татар язучылары һәм рәссаминары иҗат җимешләре белән күп кенә төбәкләрдә булып кайттылар, очрашулар үткәрделәр, милли тормышта аларның да роле әһәмиятле, дип билгеләп үтте Ф.Мөхәммәтшин. “Ак калфак” оешмасы татарлар күпләп яши торган барлык төбәкләрдә гаилә бәйрәмнәре, бәйгеләр, конкурс-фестивальләр, мастер-класслар үткәрә, инде болар көндәлек эшкә әйләнде дип әйтергә дә мөмкин. Шулай ук милли үзенчәлекләрне саклый торган проектлар гамәлгә ашырыла, яңалары уйлап табыла, мисалга, милли ашлар, милли киемнәр, милли гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәргә кагылышлылары. Бу инде милли рухыбыз сүнмәгән икәнне күрсәтә, дип, бу юнәлештәге эштә былтыр 100 еллыгын бәйрәм иткән “Сөембикә” хатын-кызлар журналының да әһәмиятле роль башкаруын телгә алып, рәхмәт белдерде.

Форумның әһәмиятенә янә игътибарны юнәлтеп, бүгенге форумның әһәмияте бик зур, диде Фәрит Мөхәммәтшин. "Ул халкыбыз тормышында, барыннан да элек, хатын-кызларыбыз өчен яңа баскыч, әһәмиятле вакыйга булыр дип ышанам. Чөнки җәмгыять тормышында: сәясәттә, икътисадта хатын-кызларның роле көннән-көн арта. Хатын-кызлар хәрәкәте алга таба да, төрле башлангычлар белән чыгып, активлык күрсәтер, сәламәт яшәү рәвешен хуплап, милли гореф-гадәтләребезне, гаилә кыйммәтләрен саклауга үзеннән өлеш кертер дип ышанам", - диде. Татарстанга килеп, Казанда тормышны күреп, Бөтендөнья татар конгрессы, хатын-кызлар оешмасы җитәкчеләре белән очрашып, чагыштырып кайтып китү дә эзсез түгел: алар яңа көч, ышаныч белән торган җирләренә кайтып китә, татар хатыннары аша татар гаиләсенә хезмәтен арттырып җибәрә дип уйлыйм. “Ә бит Татарстаныбыз, Аллага шөкер, гөрләп яши, үсеше күзгә күренә, үзгәрешләре уңай – үзегез киләсез, күрәсез, чагыштырып карыйсыздыр. Республикабызның район үзәкләре, авыллары да яңара бара. Читкә чыккач, үзебезнең Татарстаныбызга йөгереп кайтасы килеп тора: объектлары яхшырак, юллары да, әз генә булса да, яхшырак, торуы ямьлерәк, уңайлырак. Мәчетләр эшләп тора, җомга көннәрендә бабайлар, апалар шунда җыелалар, тату һәм тыныч итеп тормыш алып баралар, оешып яшиләр. Татарстанда яшәүчеләрнең 50 проценттан артыгы – татарлар, ә алар тырыш, хезмәт яратучан, ярдәмчел халык. Безнең республикабыз җитәкчелеге дә, муниципалитетлар башлыклары да шуны белеп, республиканы алга алып барабыз. Сезнең йөзгә үзегез яшәгән җирлектә кызыллык китермәскә дип тә тырышабыз. Татарстан җимерек, беткән булса, бирегә бик киләсегез дә килеп тормас иде”, - дип Татарстан парламенты Рәисе мәсьәләнең сәяси ягына игътибарны юнәлтте һәм республика казанышлары турында урыннарда сөйләргә, үрнәк итеп куярга өндәде.

Чыгышының соңында Фәрит әфәнде Мөхәммәтшин тәкъдимнәрен кертте: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән Роза Туфитуллова

 (алар икесе дә утырышта катнашты) үз вакытында башлап җибәргән “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының бәлки алга таба форматын үзгәртеп, татарлар күпләп яшәгән теге яки бу төбәктә очрашулар оештыру, тәҗрибә уртаклашу мәслихәттер дип уйлыйм, аралашу бик тә кирәк, диде. Шулай ук гаиләсе булмаганнарны очраштыру-таныштыру, туганлаштыру өчен дә нәрсәдер уйлап табуга, этәргеч бирергә ихтыяҗ бар, мисалга, Финляндиядәге татар кардәшләр очрашкан саен шундый тәкъдим кертә, дип милли гаиләләр сакланышы мәсьәләсен кузгатты.

Соңыннан ТР парламенты башлыгы ТР Президенты Указы белән тәгаенләнгән дәүләт бүләкләре бапшырды, аерым алганда, Татарстаннан читтә яшәп, татар теле, милли гореф-гадәтләре кебек милли үзенчәлекләр сакланышына сизелерлек өлеш керткән ханымнарга ТРның мактаулы исемнәре расламаларын, ТР Президенты Рәхмәт сүзен тапшырды.

“И татар хатыннары! Иң мөкатдәс бурычыбыз - туган телне саклау” (Мөхлисә Бубый) шигаре белән үткәрелә торган формның I пленар утырышында “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова оешманың еллык эшчәнлегенә хисап тотты. Татар милли үзенчәлекләрне торгызуга юнәлтелгән 6 конкурс (язма иҗат, рәсем сәнгате, кулъяулык һәм сөлге чигү, калфак тегү-чигү, җиләк һәм мунча себеркесе җыеп бәйләү), чәк-чәк пешерү мастер-классы уздырылган.  Оешманың географиясе киңәя барганына игътибарны юнәлтеп, хәзерге вакытта “Ак калфак”ның ТРда 162, РФда 36, чит илләрдә 18 бүлекчәсе – барлыгы 216 бүлекчәсе бар, диде. Алагы планнар белән уртаклашып, оешмалар арасында конкурс үткәреп, иҗтимагый хәрәкәттә иң күп эшләүчеләрне бүләкләү каралачак, дип эшчәнлектә җанлылык булырына өметләндерде. Алга таба нәсел-тамырларыбызны барлауда шәҗәрә бәйрәме, татар буйдак-ялгызаклар санын һәм катнаш никахларны киметүдә яучылар-димчеләр җыены (һәр төбәкнең үз димчесе булу масаты куела), татар табибларын җыеп нинди дә булса чара, шулай ук милли киемнәр күргәзмәләре уздырылачак, бишек җырларын барлап яздырып, дисклар рәвешендә таратылачак, дип белдерде.

Пленар утырыш барышында Кытай, Кыргызстан, Бурятия, Казакъстан, Башкорстанның Уфа каласы, ТРның Арча районы хатын-кызлар оешмалары вәкилләре эшчәнлекләрен бәян итте; туры сүзле якташларыбыз – әдип Ркаил Зәйдулла, гомуммәгълүм галимә һәм сәясәтче Фәүзия Бәйрәмова сүз алды. Шулай ук сүз бирүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә булды, ләкин, вакыт тарлыгы сәбәпле, алар II пленар утырышка калдырылды. 

Чыгышларда Татарстан җитәкчелегенә һәм, аерым алганда, ТР лидеры Рөстәм Миңнехановка, Татарстан җитәкчелеге белән бөтен дөнья буенча татар оешмалары арадашчысы булган БТК БК рәисе Ринат Закиров һәм аның ярдәмчеләренә рәхмәтләр әйтелде; Рөстәм Миңнеханов татарлар күпләп яшәгән төбәкләргә килгәч, җирле милләттәшләрнең абруе бермә-бер артуы һәм милли хәрәкәт сизелерлек җанлануы аерым канәгатьлек белән әйтелде. Татарлар кайда гына яшәмәсен, милләт сакланышы өчен үзеннән өлеш кертергә тиешлеге, катнаш никахларның милләтне эретеп юкка чыгаруга дучар итүе һәм бу эштә хатын-кызларның җитди тырышлыгы таләп ителүе ассызыкланды. Милләтне саф килеш саклап калу өчен, мәгариф системасын кампус итеп оештыру кирәк, анда балалар бакчасыннан алып, белем бирүнең (шул исәптән дини белем) бөтен баскычлары һәм торып уку мөмкинлеге каралырга, укытучылар һәм укучылар конкурс нигезендә сайлап алынырга тиеш, дип саный ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла фикерләрен мисалларда дәлилләп. Кыргызстан вәкиле - "Туган тел" оешмасыннан Гөлсинә Үлмәскулова Казан илкүләм тикшеренү технологик университетының 2011 елда Кыргызстанның Кант каласында 25 нче һөнәри-техник лицее базасында ачылган филиалын, "эшләре әйбәт бармау сәбәпле" дип, Бишкәккә күчерүне үтенеп мөрәҗәгать итте; Кыргызстанда Татарстан Республикасы көннәре үткәрү тәкъдиме белән чыкты.

Бүген пленар утырышта шәрәфле кунаклар арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, “Татарстан хатын-кызлары” республика иҗтимгый оешмасы

 рәисе, “Казан кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Казан шәһәре Думасы депутаты, Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче номерлы татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының беренче җитәкчесе Роза Туфитуллова, халкыбызның акъәбисе, мәгърифәтче (ул Казан мәктәпләрендә гарәп графикасын һәм диннәр тарихын өйрәтергә тәкъдим иткән кеше, дин нигезләрен укыту методикасын һәм программасын төзүче), җәмәгать эшлеклесе Сәйдә абыстай Аппакова һ.б. бар иде. 

Мөхтәрәм җәмәгатькә татар милли киемнәре үрнәкләре тәкъдим ителде, аерым алганда, Карелия, Краснодар, Пенза, Урал төбәкләре вәкилләре, КФУ студентлары һәм ТРның Мамадыш районы керәшеннәре мондый мөмкинлек бирде. Бүген театр фойесында да татар милли киемнәре һәм аксессуарларының күптөрле вариантлары сатуга куелды. Гомумән, форумга килүчеләр, "Ак калфак" оешмасы рәисе Кадрия ханым Идрисовадан башлап, күпчелеге милли яисә милли үрнәкләре булган киемнәрдән иде. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20