Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.12.2015

Ф.Мөхәммәтшин: “Шәхси хуҗалыкларга ярдәм һәрвакыт булачак, сезнең бурыч — авылда эшләргә риза булган инициативалы кешеләр табу”

Кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эшлекле сәфәр белән ТРның Балтач районында булды. Анда ул Рәмзия Закированың крестьян-фермерлык хуҗалыгы белән танышты, шулай ук авыл халыкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона җыелышы уздырды.Ф.Мөхәммәтшин: “Шәхси хуҗалыкларга ярдәм һәрвакыт булачак, сезнең бурыч — авылда эшләргә риза булган инициативалы кешеләр табу”

Бу ел азагында шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм район активлары белән үткәрелә торган зона җыелышларының берсе. Аларда республиканың агросәнәгать комплексында хуҗалык итүнең кече формалары үсеш мәсьәләләре күтәрелә.

Быел мондый җыелышлар Баулыда булды, декабрь аенда тагын Минзәлә һәм Чүпрәле районнарында үткәрелер дип ниятләнә.

Чара өчен Балтач районы юкка гына сайлап алынмаган. Балтач — шәхси хуҗалыкларда терлек саны арту сизелгән бердәнбер район. Гомумән алганда, республика буенча агрокомплексның “кече секторы”нда 3 елда терлек саны 14,3 мең башка кимегән (иң күп югалту). 1995 елда савым сыерлар шәхси секторда 214 мең баш булса, хәзер бу сан 107 меңне тәшкил итә һәм ул кимү ягында.

Балтач районының терлек санын саклап калу һәм үрчетү тәҗрибәсе үрнәк булырлык. Җирлектә эшнең ничек оештырылуы белән танышырга зона төркеменә кергән 11 район вәкиле килгән иде.

Балтачта күп хуҗалыклар дәүләт программасы нигезендә эшли. Мисал өчен, Шода авылыннан А. Дәүләтшин хуҗалыгы гаилә фермаларын үстерү, Лизинг-гранд программаларында катнашкан. Аларның 10 сыеры, 60 баш аты (аларны 200 гә җиткерү планлаштырыла), 320 баш сарыгы бар.

Фәрит Мөхәммәтшин җыелышка кадәр танышкан Р.Закированың крестьян ярдәмче хуҗалыгы да мисал булып тора. Терлек фермасы узган елның декабрь башында эшли башлаган. Башлангыч капитал буларак эш башлаучы фермерларга ярдәм итү программасы нигезендә 1,5 млн сум алганнар.

Хәзерге вакытта монда атлар, сарыклар үрчетелә. Ит эшкәртү цехы эшли, 3 төрле казылык ясала. Рәмзия Закированың шәхси ярдәмче хуҗалыгы ит һәм ит продукциясе белән Балтач районы һәм тирә-як район халкын тәэмин итеп тора. Моннан тыш, фермер продукциясе көн саен районның 45 мәктәбе һәм 28 балалар бакчасына озатыла.

КФХ хуҗаларының берсе Рифат Закиров сүзләренчә, цехны нәкъ менә дәүләт ярдәме белән җиһазлый алганнар. Быел 9 айда фермер хуҗалыгының товар әйләнеше 11 млн сумнан артык тәшкил иткән, 15 эш урыны булдырылган.

Балтач районының барлыгы 18 авыл җирлегендә 20 эре, 92 вак крестьян-фермер һәм 8490 шәхси хуҗалык авыл хуҗалыгы товары җитештерү белән мәшгуль. 2015 елның 1 ноябренә терлек саны 21 873 баш тәшкил иткән, шул исәптән эре мөгезле терлек — 14249 (+740 баш). Шуларның 5429 ы (+253 баш) — сыерлар, 821 е — дуңгызлар (-59 баш), 6159 ы (+534 баш) – кәҗәләр һәм сарыклар. Узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, терлек саны 5 процентка (+740 баш) арткан.

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин хәбәр иткәнчә, районда 11 гаилә фермасы эшли. Хәзерге вакытта тагын 9 ферма төзелә, алар якын арада ачылыр дип көтелә.

“Без төрле дәрәҗәдәге җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә һәм аларның халыкны эш белән тәэмин итүенә, авыл хуҗалы продукциясен җитештерүенә, авыл халкының эшчәнлек активлыгын арттыруына зур игътибар бирәбез, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе, зона җыелышында. – Бүген авыл җирлекләрендә 1,85 миллионнан артык татарстанлы яши, аларның күбесе авыл хуҗалыгы белән мәшгуль”.

Парламент Рәисе авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы шәхси хуҗалыкларда җитештерелүен дә билгеләп үтте. “Татарстанда акрынлап кына шундый шартлар тудырыла: фермерлар үзләреннән артык калган продукцияне — итне, сөтне, яшелчәләрне сата ала”, - диде Ф. Мөхәммәтшин. Моңа республиканың авыл хуҗалыгына ярдәм итә торган бик күп программалары юнәлдерелгән.

Әлеге программалар киләсе елга да гамәлдә булачак. “Бу ел, гомумән алганда, уңышлы узды. 2015 елда кабул ителгән барлык программалар да диярлек гамәлгә ашырылды. Аларның 30ы Президент программалары булуын сез дә беләсез. Кыенлыклар бар, әлбәттә, 2016 ел бюджеты җиңелләрдән түгел, - диде ТР закон чыгару органы җитәкчесе. – Украина, Сүрия белән бәйле сәяси вәзгыять икътисадый процессларга да йогынты ясый. Шуңа да карамастан, 2016 ел республика бюджетының 75 проценты социаль юнәлешле”.
Аның фикеренчә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү — икътисадый бурыч кына түгел, ә сәяси дә. Милли гореф-гадәтләр, беренче чиратта, авыл җирлекләрендә саклана.

“Ни үкенеч, киләсе ел җиңелләрдән булмаячак, ул җитди киеренке хезмәт елы булачак”, - дип нәтиҗә ясады Ф. Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, муниципалитетларның җитәкчеләре үзгәрү сәбәпле, шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән эшләүнең яңа циклы башлана. Яңа сайлап куелган җитәкчеләрне Фәрит Мөхәммәтшин хәзерге вакыйгаларны анализларга һәм аларны яхшырту өстендә эш алып барырга өндәде. “Уңай үзгәрешләрне күрәсе килә. Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, бездә бу өлкәдә күбрәк эш башкарыла”, - диде ул.

Узып барган елга нәтиҗәләр ясап, ТР Премьер-министр урынбасары — ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанда быел 3,5 млн тонна ашлык суктырылуын билгеләп үтте. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында бу иң зур күрсәткеч. Моннан тыш, 2 млн тонна шикәр чөгендере, 1,5 млн тонна бәрәңге, 360 тонна яшелчә җыеп алынган. Республика авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе якынча 219 млрд сум (узган ел белән чагыштырганда, 103, 5 процент) тәшкил иткән.

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, быел 10 айда бизнесның кече формаларына 21 юнәлеш буенча 1,8 млрд сумлык ярдәм булган (ел азагына ул 2 млрд сумнан да ким булмаячак).

Терлек саны кимү мәсьәләсенә килгәндә, министр фикеренчә, элегрәк терлек асрамаучыларга хәзер йогынты ясап, асрату мөмкин түгел. “Әмма без моңарчы берникадәр терлек тотучыларга йөз тотабыз. Быелдан 3 тән алып 8 сыерга кадәр булган кечкенә сөтчелек фермаларын төзү программасы эшли башлады. Программага ихтыяҗ зур булып чыкты һәм аңа юнәлдерелгән акча тулысынча үзләштерелде. Киләсе елга программага 60 млн сум акча бүленәчәк”, - диде Марат Әхмәтов.

Кече фермалар төзү буенча лидерлар рәтендә Мамадыш районы (64) тора. Моннан тыш, Кукмарада (32) һәм Арчада (30) да шундый фермалар сафка бастырылган.

Өстәмә дәүләт ярдәме турында ТР Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән “Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме хакында”гы закон проектында бәян ителә. Анда, гамәлдә булган дәүләт ярдәменә тагын 6 төрлесе өстәлгән.

Гомумән алганда, “Хуҗалык итүнең кече формалары” программасына 2016 елда 326 млн сум акча каралган (быелгы кебек үк).

ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин: “Шәхси хуҗалыкларга ярдәм һәрвакыт булачак, сезнең бурыч — авылда эшләргә риза булган инициативалы кешеләр табу”, - дигән максат куйды кабат сайлап куелган җирле үзидарәләр башлыкларына.

Очрашу тәмамланганнан соң, Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашты. Ул республикада 7 нче ел гамәлдә булган шәхси ярдәмче хуҗалыкларга булышуга юнәлдерелгән эш нәтиҗәләре белән канәгать булуын белдерде. “Без авыл халкының эшчәнлек активлыгын саклап кына калмыйча, яңа муниципалитетларны җәлеп иттек, авыл җирлекләрендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә әзер булган актив кешеләрне арттыра алдык”, - диде парламент Рәисе. Ул, шулай ук, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме — ул Президент 2020 елга чит илләрдән кертелә торган товарларны үзебездәге белән тулысынча алыштыру йөкләмәсен үтәү буенча юнәлешләрнең берсе булуын ассызыклады.

Бу хакта ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20