Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.02.2016

Ф.Мөхәммәтшин Спас районы икътисадына туризмнан керем артачагына өметләнүен белдерде

Ф.Мөхәммәтшин Спас районы икътисадына туризмнан керем артачагына өметләнүен белдердеТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Спас муниципаль районына эш сәфәре кылды.

Республика парламенты җитәкчесе Болгарда район үзәге производстволарында булды. Фәрит Мөхәммәтшин “Спас икмәге”, “Болгар икмәк кабул итү предприятисе» һәм “Вега-М” предприятиеләре цехларын карагач, Спас районында кече һәм урта бизнес үсеше, хуҗалык алып бару шартлары белән кызыксынды.

Дәүләт Советы Рәисе район мәдәният йортында җирле товар җитештерүчеләр күргәзмәсен карады. Биредә төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балалар үз осталыкларын күрсәтте. Аннары Фәрит Мөхәммәтшин Спас муниципаль районы советының хисап сессиясендә катнашты. Анда район башлыгы Камил Нугаевның 2015 елгы социаль-икътисади үсеше һәм 2016 елгы бурычлар турындагы доклад белән чыгыш ясады.

Район башлыгы узган елга нәтиҗә ясап, икътисади эшчәнлекне төп юнәлешләре авыл хуҗалыгы һәм туризмны үстерү булуын белдерде. 796 млн сумлык продукция сатылган һәм хезмәт күрсәтелгән, бу узган ел күрсәткечләреннән 15 процентка күбрәк. Мөгезле эре терлек баш саны, ит һәм сөт җитештерү күләме арттырылган. Районда айлык уртача хезмәт хакы 12,3 мең сум тәшкил иткән. Борынгы Болгарга килүче туристлар саны шактый арткан, - 350 мең кеше тәшкил иткән.

Камил Нугаев, киләсе елга туризмны һәм өстенлекле тармаклар буенча эшмәкәрлекне үстерү төп бурыч, диде ул. Бу юнәлештә мөмкинлекләр бар. Районда кече һәм урта бизнесны үстерү өчен продукция җитештерү һәм тристлык хезмәтләре күрсәтү буенча да урын күп.

Район советы сессиясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул районның 2015 елгы хуҗалык эшчәнлеген тәнкыйтькә тотты. “Биредә туризмны үстерү һәм исламны пропагандалауга зур мөминлекләр бар. Спас районында Болгарны Россия ислам үзәгенә әйләндерергә телибез. Эре инвестицияләр кертәбез, ислам академиясенә нигез салдык, заманча кунакханәләр төзибез. Сез урында боларның барысын да тормышны яхшырту өчен файдаланырга тиеш. Биредә туристлар мөмкин кадәр күбрәк акча калдырсын өчен тырышырга кирәк. Әмма, кызганычка каршы, сезнең яктан активлык җитми. Күп кенә күрсәткечләр буенча сез соңгы урында, эшсезлек арткан, халык китә. Районда җиң сызганып кулланырлык резервлар бар. Әмма елдан-ел Спас районы республика муниципаль берәмлекләре рейтингында соңгы урында кала. Бу рейтингта 45 нче урын сезнең район өчен түгел”.

Шулай ук кече эшмәкәрлек үсеше дә канәгатьләнерлек түгел. “Әлбәттә, эре агрохолдинглар, аларның инвестицияләре район икътисады өчен яхшы, - дип билгеләп үтте ул. – Алар бит районда яшәүчеләрнең барысын да эшле итә алмый. Эшлекле кешеләрне актив эшчәнлеккә җәлеп итәргә, үз эшен ачарга теләүчеләрне табу зарур. Районда кече эшмәкәрлек традицияләре бар. Аннары сез югары сыйфатлы товар ашлыгы җитештерәсез. Барысын да кулланырга кирәк”.

ТР Дәүләт Советы Рәисе районның авыл хуҗалыгы секторында вазгыятьне җайга салуга өметләнеп, Спас районы җитәкчелеге игътибарын социаль-икътисади үсеш бурычларын хәл итүгә юнәлтте. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, туристлык юнәлешләре һәм авыл хуҗалыгы белән бәйле район үзенчәлекләре биредәге хәлне яхшырту мөмкинлеге бирә.

Спас муниципаль районы сессиясендә шулай ук РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре ктанашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Фотосурәт gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20