Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.04.2017

Фән бәйгесе җиңүчеләрен “Таяну ноктасы” бер студиягә җыя

Пәнҗешәмбе, 20 нче апрель, “Таяну ноктасы” туры эфирда татар теле һәм әдәбиятыннан V Халыкара олимпиада катнашучылары белән әңгәмә уздыра. Студиягә шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан мәртәбәле кунаклар килүе дә көтелә.

Туган телне үстерүгә багышланган мондый чаралар нинди әһәмияткә ия? Быелгы нәтиҗәләр нәрсә вәгъдә итә? Халыкара бәйгеләр үз масштабларын киңәйтәме һәм тел үсешендә алга китеш ничек күзәтелә? Барлык килеп туган сорауларга тулы һәм кызыклы җаваплар студия кунаклары катнашында көтелә. Туган тел үсешенә багышланган “Татар теленең бүгенге көндә актуальлеге” темасы бүген күпләрне борчыган өлкә исәпләнә.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 20 нче апрель, "Таяну ноктасы" тапшыруында эзлиләр. Хәзер “Таяну ноктасы” дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20