Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.12.2015

Фәридә Яркәева: “Яшүсмерләр арасында спиртлы эчемлекләр кулланучылар саны арту хафага сала”

Фәридә Яркәева: “Яшүсмерләр арасында спиртлы эчемлекләр кулланучылар саны арту хафага сала” Татарстанда ел саен “алкоголизм” диагнозы белән диспансерларда 1,7 меңләп кеше беренче тапкыр теркәлә һәм республикада шушы авырудан интегүче 28 меңләп кеше исәптә тора.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, шушы авыруларның 2 меңнән артыгына алкогольле психоз диагнозы кулган. “Яшүсмерләр арасында спиртлы эчемлекләр кулланучылар саны арту безне хафага сала. Узып барган елның 11 аенда профилактика уздыру максатыннан, 227 яшүсмер исәпкә алынган. Узган ел белән чагыштырганда, бу сан 43 процентка артыграк”, - диде ул.

Татарстанда 4 яшүсмергә инде “алкоголизм” диагнозы куелган.

Шулай ук республикада составында спирт булган продукцияне файдаланудан вафат булучылар саны арта бара. Министр урынбасары сүзләренчә, соңгы 4 елда бу күрсәткеч 40 процентка үскән. Быел да бу сан кимемичә, узган елның шул вакыт аралыгы белән чагыштырганда, 11 процентка артуы күренә.

“Ата-аналарның алкогольдән интегүе аркасында социаль ятимлек мәсьәләсе калкып чыга. Бу авырудан интегүче үзенә генә түгел, якыннарына да зыян китерә”, - диде Фәридә Яркәева һәм ТР Президенты ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган “Аеклык ноктасы” (“Точка трезвости”) проекты кысаларында 45 хатын-кызның сайлап алынып, аларны дәвалаулары хакында мәгълүмат бирде. Проект өчен республика бюджетыннан 5 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән. Табиблар “Аеклык ноктасы” кысаларында алкогольгә бәйлелектән дәвалану ысулларын эзләү белән шөгыльләнә. Авыруларны дәвалауда исә махсус препаратлар файдаланыла.

Алкогольгә каршы тору, аны дәвалау, алкоголь белән агуланган очракта дәвалану һ.б. сорауларны ТР Сәламәтлек минстрылгы оештырган (843) 272-33-11 номерлы “кайнар линия”гә шалтыратып белергә мөмкин, дип хәбәр итте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20