Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.12.2015

Фәрит Мөхәммәтшин: “2015 нче ел җиңел булмады, шулай да, без билгеләнгән эш планыннан тайпылмадык”

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы агымдагы 2015 нче елда соңгы утырышын уздырды. Аның барышында 49 мәсьәлә каралды.

Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча фикер алышулар төгәлләнгәч, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  парламент эшчәнлегенә кыскача гына нәтиҗә ясады. 2015 нче елда 102 закон кабул ителгән. Алар арасында “2030 нчы елга кадәр ТР социаль-икътисади үсеш стратегиясен раслау турында”, “Гражданнарның ТРда җәмәгать тәртибен саклауда катнашуы турында”, “ТР территориясендә муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру тәртибе турында”, “ТР территориясендә шәхси ярдәмчел хуҗалыклар үсешенә дәүләт ярдәме күрсәтү турында” кебекләре бар.

“Намус иреге һәм дини берләшмәләр турында”, “ТР милли-мәдәни автономияләр турында”гы законнарга үзгәрешләр кертелгән. Республика Президенты һәм Министрлар Кабинеты белән тыгыз элемтәдә “2016 нчы елга ТР бюджеты турында”гы ТР законы кабул ителгән.

“Ел җиңел булмады, шулай да, без эш планыннан тайпылмадык, шактый күп кенә закон проектларын кабул иттек. Закон белән тәэминатны таләп иткән проблемалар өстендә системалы рәвештә эшлибез. Үзебезнең закон инициативаларын Дәүләт Думасына кертү буенча җитди эшләргә кирәк”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул парламентара һәм халыкара багланышларда республика абруе үсүен, чит илләрдә Татарстанның киң танылуын билгеләп узды.

“Бу ел Татарстан Президентын һәм муниципалитет депутатларын сайлау елы буларак истә калачак. Сайлау кампаниясе максималь ачык узды, аның нәтиҗәләре республикада яшәүчеләрнең җитәкчелекнең социаль-икътисади үсешкә йөз тоткан курсын хуплавын күрсәтте”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы 2016 нчы елның да катлаулы булачагын таныды. Бу халыкара вазгыять, федераль бюджетның зур дефицит белән кабул ителүе белән дә бәйле. “Безгә 70 процентка социаль юнәлешле булып калган Татарстан бюджетының чыгым өлешен ничек каплау турында уйларга кирәк. Без ачык эшлибез, алга таба да шулай булачак. Барыгызны да якынлашып килгән Яңа ел белән котлыйм. Бу ел узып бара, киләсесе бераз гына булса да баерак, сәламәтрәк, уңышлырак, бәхетлерәк булсын дип телик”, - дип тәмамлады чыгышын Фәрит Мөхәммәтшин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20