Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.02.2015

Фәрит Мөхәммәтшин Алексеевск һәм Яңа Чишмә районнары утырышларында катнашты

Фәрит Мөхәммәтшин Алексеевск һәм Яңа Чишмә районнары утырышларында катнаштыКичә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Алексеевск һәм Яңа Чишмә муниципаль районнары утырышларында катнашты. Аларда район башлыклары 2014 елга эш нәтиҗәләренә хисап тотты һәм 2015 елга бурычлар куелды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.

Алексеевск районы Советының 35нче утырышында аның башлыгы Владимир Козонков үз хисабында муниципалитетның төп икътисади күрсәткечләрен билгеләде. Җирле предприятиеләрдә товар әйләнеше 5,4 миллиард сум тәшкил иткән, бу 2013 ел дәрәҗәсеннән 116 процент дигән сүз. Сәнәгый җитештерү күләме 21,1 процентка арткан, предприятиеләр 1 миллиард сумлык продукция җитештергән - шуңа кадәрге  елга карата 129 процент. Эшсезлек дәрәҗәсе кимегән. Әмма туучылар саны да кимегән, ә үлүчеләр арткан.

Муниципалитетның быелга планнарында - Лебяжье торак пунктында 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, Каракүл һәм Ромодан авылларында 2 фельдшерлык-акушерлык пункты, спорт мәйданчыклары төзү; район мәктәпләрен капиталь төзекләндерү, 8 ФАП, Биләр табиблар амбулаториясен төзү, халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү эшләрен дәвам итү. 2014 елдагы кебек үк, агымдагы елда да 14 мең квадрат метр торак төзү ниятләнә.

Фәрит Мөхәммәтшин республикадагы социаль-икътисади хәлләр турындагы доклад белән чыгыш ясады, шул ук вакытта Алексеевск районын үстерү буенча тәкъдим һәм кисәтүләрне дә әйтеп узды.  Дәүләт Советы Рәисе Алексеевскиның республика икътисадына керткән әлешенең әһәмиятен, сәнәгый җитештерү күләме артуны билгеләп үтте. Әмма ул район җитәкчеләренә Алексеевск сөт-консерва комбинатының күрсәткечләрен арттыру зарурлыгы белән мөрәҗәгать итте, чөнки ул күбрәк продукция җитештерә ала.

Республика парламенты башлыгы район халкын арттыру һәм үлүчеләр санын киметү буенча чаралар күрергә кирәклеккә аерым игътибар юнәтте. Моның өчен, аның фикеренчә, федераль һәм республика чараларыннан тыш, муниципаль чаралар да кабул итәргә булыр иде.

Ул билгеләп узганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, республикада икътисади вазгыятьне мониторинглау һәм теге яки бу проблемаларны оператив рәвештә хәл итү өчен, кризиска каршы штаблар оештырыла башлады. Алексеевск районы да искәрмә түгел. Биредә андый штаб сишәмбе, 3 февраль көнне, төзелгән, ә утырышның көн тәртибендә беренче мәсьәлә кризиска каршы 11 пункттан торган муниципаль программаны кабул итү булган.

Фәрит Мөхәммәтшин Яңа Чишмә районы Советының 40нчы утырышында да катнашты.

Анда төп доклад белән муниципалитет башлыгы Вячеслав Козлов чыгыш ясады.  Аның сүзләренчә, узган ел районның тулаем территориаль продукты 11,3 миллиард сум тәшкил иткән, бу, 2013 ел белән чагыштырганда, 4,7 процентка күбрәк. Районның төп файдалы казылмасы булып нефть санала, шул ук вакытта  авыл хуҗалыгына да басым ясала. Мөгезле эре терлекнең баш саны күбәя, савым күләме арта. Яңа Чишмә районы территориясендә 39 фермер хуҗалыгы, 27 гаилә фермасы эшли.

Вячеслав Козлов билгеләп узганча, муниципалитетта төрле өлкәләрдәге республика программалары актив тормышка ашырыла. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге программалар үлүчеләр санын киметергә мөмкинлек биргән, әмма район туучылар санын артттыруга ирешә алмый.

Район башлыгы агымдагы елга бурычлар да билгеләде, алар арасында - халыкка социаль ярдәм чараларын тормышка ашыруны дәвам итү, җинаятьләр санын киметү, яшьләрне спортка җәлеп итү, белем бирүнең сыйфатын арттыру. Шулай ук яңа инвестицияләр җәеп итү дә өстенлек санала. Бу һәм башка бурычлар муниципалитетның 2014-2016 елларга социаль-икътисади үсеш программасына һәм 2014-2020 елларга республиканың авыл җирлекләрен үстерү буенча "юл картасы"на керә.

Совет сессиясендә ясаган чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге катлаулы шартларда куллаунчылар кооперативларын яңадан кайтару турында җитди рәвештә уйларга кирәклеген ассызыклады. Ул билгеләп узганча, Яңа Чишмә районы республиканың хуҗалыкның андый формасы юкка чыгарылган 16 муниципаль районга керә.

"Бүгенге шартларда алар шәхси эшмәкәрләрнең үз продукцияләрен этәрү өчен аеруча мөһим. Аларны кире кайтару бурычы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан куелды", - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20