Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.03.2015

Фәрит Мөхәммәтшин: “Бөек Ватан сугышында җиңүебезне кычкырып әйтергә оялабыз төсле”

Фәрит Мөхәммәтшин: “Бөек Ватан сугышында җиңүебезне кычкырып әйтергә оялабыз төсле”ТР парламентында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов бүген ТР Дәүләт Советының 6 нчы утырышында мәдәни чараларда фашизмны чагылдыру мәсьәләсен күтәреп чыкты.

“Үзебезнең тарихыбызны, илебезне, халкыбызны хөрмәт итәргә кирәк. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә “Җәлил” операсында Адольф Гитлер белән Иосиф Сталинны бер сәхнәдә күрсәттеләр. Бу аларны бер дәрәҗәдә күрсәтү дип саныйм. Сталин — фашист Германиясен җиңүче! Бу – Икенче Бөтендөнья сугышында җиңүче булган илне фашизм белән тигезләүгә тиң! Татарстан Мәдәният министрлыгы, әсәрне сәхнәгә куючылар мондый мәсьәләләргә игътибарлы булырга тиеш. Нәҗип Җиһанов 1954 елда “Җәлил” операсын ул рәвешле язмаган, әлеге күренешләрне хәзер өстәгәннәр. Сәнгать әсәренә нидер өстәргә, нәрсәнедер алып ташларга кирәкми!” - диде ул һәм ТР Хөкүмәтенә, ТР Мәдәният министрлыгына мондый әйберләргә юл куймауны сорап мөрәҗәгать итте.

ТР парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да әлеге тәкъдимне күтәреп чыкты. “Бөек Ватан сугышында җиңүдә безнең илебезнең, халкыбызның роле бик зур булды һәм, әйтерсең лә, без моны кычкырып әйтергә оялабыз. Муниципаль районнарның берсендә 36 сугыш ветераны гына исән калган. Тагын 1,5-2 елдан соңгы ветераннарыбызны да соңгы юлга озатырга мөмкинбез, - диде ул Совет халкының Бөек Ватан сугышында булган роленә һәм ветераннарның арабызда булу әһәмиятенә басым ясап. - Мәгълүмати сугыш идеологик характер алды. Спектакльләрдә хәзер дини мәсьәләләр күтәрелә башлады. Әгәр дә репертуарны берәрсе күзәтеп торса, бу мәсьәләләр калкып чыкмас иде. Бу сорау бик дөрес күтәрелгән, хаксызлыкны күрәбез икән, дәшми калырга ярамый. Без үзебезнең әти-әниләребез каршында җаваплылыкны тоярга тиеш”.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20