Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.11.2015

Фәрит Мөхәммәтшин бер төркем хезмәт алдынгысына дәүләт бүләкләрен тапшырды

 Казан Кремлендә бер төркем хезмәт алдынгысына Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре тапшырылды. 52 кеше һәм 1 коллектив бүләкләрне тантаналы төстә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан кабул итеп алды.

Парламент башлыгы агымдагы 2015 нче елның, Россиядә катлаулы икътисади шартлар булуга карамастан, төп социаль-икътисади программаларны гамәлгә ашыру күрсәткечләре буенча уңышлы тәмамланып килүе турында белдерде. “Агымдагы ел шулай ук тарихка Бөек Җиңүнең 70 еллыгы буларак кереп калачак. Бөек Ватан сугышы ветераннарына зур ихтирам күрсәтелә, алар торак белән тәэмин ителә. Хәзер әле безнең арада исән-сау булган ветераннарны халык белән мөмкин кадәр күбрәк очраштырып, сөйләмнәрен радио, телевидениега яздырып калу үтә әһәмиятле. Бу, Россиянең Җиңүгә керткән өлешен түбәнәйтергә, Җиңү бәһасен киметергә теләүчеләр пәйда булган шартларда аеруча мөһим”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул агымдагы елның чираттагы сайлаулар елы буларак истә калачагын да искәртте. “Халыкның 85 процент дәрәҗәсенең сайлау участогына килүе, 94 процент сайлаучының Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирүе - хакимият эшчәнлегенә ышаныч белән каравы, уңай бәяләве билгесе”, - дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узганча, 2015 нче ел барлык иҗтимагый оешмаларның, хакимиятнең, мәдәният хезмәткәрләренең, әдәбият әһелләренең тырышып башкарылган иҗади эшчәнлеге елы буларак тарихка кереп калачак. Ул быел Татарстанда парк һәм скверларны тәртипкә китерү, ямьләндерү юнәлешендә эш башкарылганын шәрехләп, киләсе елның сулыкларны саклау зоналары елы булачагын искәртте, республикадагы сулыкларның зур хәзинә булуына басым ясады.

Алга таба Фәрит Мөхәммәтшин дөньяда террорчылык дигән афәт киңрәк канат җәяргә омтылуын билгеләп, киләсе елда бу явызлыкка каршы көрәш буенча илләрнең килешү коалициясе барлыкка килер, дип ышанычын җиткерде.

“Әлегә агымдагы елның икътисад күләменең якынча 0,5 процентка кимү күрсәткече белән тәмамлануын фаразлыйбыз. 2016 нчы ел уңышлы булыр дип ышанам. Киләсе елга кабул ителгән бюджетның 75 процент өлеше социаль юнәлешле. Барлык программалар саклап калынды”, - дип төгәлләде чыгышын Ф. Мөхәммәтшин.

Аның чыгышыннан соң, тантана бүләкләү мизгелләре белән дәвам итте. Казан дәүләт медицина университеты коллективы Россия Федерациясе Президенты Рәхмәтенә лаек булды. “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” орден медале “Тандем” инвестицион-төзелеш компаниясе генераль директоры Шамил Зарифовка тапшырылды. “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева, Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина, “Агросила Групп” ЯАҖ генераль директорының үсеш буенча урынбасары Рәшит Гыйззәтуллин, “Буа урманчылыгы” дәүләт учреждениесенең урманны саклау һәм яклау инженеры Михаил Егоров, “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры Илдус Зиннуров, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшләре белән идарә итүче Рәшит Исмәгыйлев, ТР Милли архивы директоры Владимир Козлов, РФ халык артисты, “Сәйдәш” мәдәният үзәге директорының мәдәният һәм сәнгать буенча урынбасары Лима Кустабаева, “Сувар-Казан” компаниясе” ҖЧҖ генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Вячеслав Сунцов, “КВАРТ” АҖ генераль директорының икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Любовь Трошкина, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика стоматология сырхауханәсе баш табибы Наилә Шәймиева бүләкләнде.

“Әкият” Татар дәүләт курчак театрының курчаклар уйнатучы артисты Эльвира Гыйлемханова Татарстанның халык артисты исеменә лаек булды.

Калган бүләкләнүчеләр дә мактаулы исемнәр белән билгеләп үтелде. Алар арасында “ТР ның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” исеменә лаек булган “Татмедиа” Республика матбугат һәм масаскүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтова да бар. “Татмедиа” АҖ генераль директорының басма массакүләм мәгълүмат чаралары буенча урынбасары Әлфия Идиятовага ТР Президенты Рәхмәте игълан ителде. Әлеге бүләккә, шулай ук, Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллияте укытучысы Люция Исмәгыйлева һәм “Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халык вәкилләре ассамблеясе” оешмасы советының башкарма комитет җитәкчесе Николай Владимиров лаек дип табылган.

Фәрит Мөхәммәтшин көндәлек намуслы, фидакарь хезмәте белән республика данын күтәргән хезмәткәрләргә рәхмәтен җиткереп, бүләкләнүчеләрне лаеклы бүләкләр белән тәбрикләде, аларга алдагы эшләрендә зур уңышлар, иминлек теләде. Шулай ук, якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20