Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.07.2015

Фәрит Мөхәммәтшин: "Без бөтен бурычларны хәл итә ала торган республикада яшибез"

Фәрит Мөхәммәтшин: "Без бөтен бурычларны хәл итә ала торган республикада яшибез"  "Татнефть-Арена"да хәйрия максатларында "Пилигорим" су тамашасы күрсәтелде. Әлеге сәхнәләштерелгән сәяхәтне Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, күп балалы һәм тәрбиягә алган балалар тәрбияләүче гаиләләр, уку алдынгылары, яшь спортчылар һәм аларның тренерлары, Кванджу шәһәрендә узган 2015 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасы җиңүчеләре, "Кайнар йөрәк" исеменә лаек кешеләр карый алды.  Барлыгы 8 мең кеше тамаша карарга җыелган иде.

Чара ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгышы белән башланып китте. Ул республика җитәкчеләре исеменнән Россия җыелмасы спортчыларына җиңү теләде һәм җыелучыларның барысына да көндәлек хезмәт, җиңү һәм казанышлар өчен рәхмәт белдерде. Татарстан парламенты спикеры ассызыклаганча, тантаналы ачылыштан соң ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика кешеләре дә тамашаны телевизордан гына түгел, ә үз күзләре белән күрергә тиеш, дигән карарга килгән. Шулай итеп, Казанга Татарстанның һәр районыннан хөрмәткә лаек кешеләр чакырылган.

"Безнең горурланырлык әйберләребез күп: республикабыз, аның башкаласы, яхшы эшләребез белән. Бу безгә Бөтенроссия һәм Бөтендөнья чараларын үткәрергә дәгъва кылу мөмкинлеген бирә. Барыбыз да 2013 елда Казанда үткәрелгән Универсиаданы хәтерли, спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты тәмамлануга, без 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнә башлыйбыз. Димәк, безгә ышаналар, без бөтен бурычларны да хәл итә ала торган республика", - дип аерым билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Искәртеп узабыз: Казанда узучы спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына багышланган "Пилигрим" тамашасы 2 августка кадәр дәвам итәчәк.           

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20