Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.08.2015

Фәрит Мөхәммәтшин: “Без сайлау кампаниясенең хәлиткеч стадиясенә керешәбез”

Фәрит Мөхәммәтшин: “Без сайлау кампаниясенең хәлиткеч стадиясенә керешәбез” ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” БСП ТТБ секретаре Фәрит Мөхәммәтшин бүген Әлмәттә партия активы белән очрашты. Очрашу айдан артык вакыт калган алдагы сайлауларга багышланган иде.

Сайлау кампаниясенең иң актив өлеше башланды. Беренчел тавыш бирүләр, этәрү һәм теркәү этапларын уңышлы узып, кандидатлар сайлаучылар тавышы өчен көрәшкә керештеләр.

Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, хәзер һәр кандадит сайлаучылар белән актив очрашырга тиеш. Без сайлау кампаниясенең хәлиткеч стадиясенә керешәбез, ә ул ачык, һәркем белерлек һәм намуслы узарга тиеш. Сайлауларчылар белән очрашулар барышындагы диалог ике як өчен дә файдалы”, - диде Мөхәммәтшин. 13 сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә, республика Президентын һәм җирле советның 7716 депутатын сайлаячакбыз, дип искәртте ул.

Әлмәт районы башлыгы һәм "Бердәм Россия” җирле бүлек секретаре Айрат Хәйруллин үз төбәгендә сайлау кампаниясен үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Нефтьчеләр башкаласында депутат мандаты өчен 339 кандидат көрәшә, аларның 246 сы "бердәмроссия"леләр, дип белдерә “Бердәм Россия” БСП ТТБ матбугат хезмәте.

“Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга биргән әңгәмәсендә, Россиядә партия эчендә тавыш бирүләрне үткәрү буенча эшче төркемгә чакыруларын шәрехләде. “Миңа “Бердәм Россия” генераль советы секетаре Сергей Неверов шалтыратты һәм, аның сүзләренчә, иң эре төбәк бүлегенең тәҗрибәле сәясәтчесе һәм секретарьларының берсе буларак, бу төркемдә эшләргә чакырды. Мин ризалаштым. Әгәр мин файда китерә алам икән, ни өчен катнашмаска ди”, - дип сөйләде Ф.Мөхәммәтшин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20