Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.01.2016

Фәрит Мөхәммәтшин: “Без Татарстанда мондый сайлаулар уздырганыбыз булмады”

Фәрит Мөхәммәтшин: “Без Татарстанда мондый сайлаулар уздырганыбыз булмады” “Казан” милли мәдәни үзгендә “Татарстан - яңа гасыр” — “Татарстан - новый век” республика иҗтимагый оешмасы сәяси советы утырышы булды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе, сәяси совет җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Римма Ратникова, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР парламенты депутатлары, “Татарстан — яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, ТР Үзәк сайлау комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Каменькова һ.б. катнашты.

Утырышны Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәреп, 2015 елда республиканың ирешкән уңышлары хакында мәгълүматлар җиткерде һәм республикада булган җитешсезлекләргә, хәл ителәсе мәсьәләләргә дә тукталды.

Быел РФ Дәүләт Думасына булачак сайлауларга килгәндә, ТР закон чыгару органы җитәкчесе февраль аенда “Бердәм Россия” сәяси партиясенең утырышы булачагын, ә сайлауларда катнашырга теләүче кандидатлар 1 мартка кадәр гариза бирергә тиешлеген хәбәр итте. 
“Без Татарстанда мондый сайлаулар уздырганыбыз булмады. Хәзер кабат партия исемлеге һәм бер мандатлы округлар буенча сайлап булачак. Элек 5 сайлау оуругы булса, хәзер исә 6. Моннан тыш, Россия Дәүләт Думасында тәкъдим ителгән 4 сәяси партиядән башка, тагын 14 сәяси партия, имза җыймый гына, үз кандидатларын тәкъдим итә алачак, - диде Ф. Мөхәммәтшин һәм бу сәяси көрәшнең активлашуына китерүен билгеләп үтте. – Без Татарстаннан Дәүләт Думасына сайланган депутатлар санын саклап калырга, мөмкин булган очракта арттырырга тырышачакбыз. 2 млн 900 сайлаучысы булган Татарстанның Федераль җыенда эшлекле депутатлар тарафыннан тәкъдим ителүе һәм республика халкы ихтыяҗларын яклаулары безнең өчен бик мөһим”.

“Татарстан - яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте РФ Дәүләт Думасына сайлауларда катнаша алмау сәбәпле, Фәрит Мөхәммәтшин әлеге хәрәкәт вәкилләре “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе тарафыннан тәкъдим ителәчәген белдерде. 
РФ Дәүләт Думасына булачак сайлаулар алдыннан да “Бердәм Россия” сәяси партиясе партия эчендә сайлаулар үткәрергә ниятли, һәм ТР парламенты Рәисе моны бик зур эш дип атады.

“2016 елда уздырылачак сайлаулар Россия икътисады өчен кыен чорга туры килә. Киләсе сайлаулар безнең сәяси яктан өлгергәнлегебезне, бердәмлегебезне, тотрыклылыкны, илнең һәм республиканың алдагы үсешен күрсәтәчәк”, - диде ул һәм бердәм булырга өндәде. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20