Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.08.2016

Фәрит Мөхәммәтшин Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатларының проектлары белән танышты

Бу минутларда Казанның "Корстон" комплексында VII Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы ачылды. Аның эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

Пленар утырышка кадәр республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Россия төбәкләреннән, чит илләрдән килгән милләттәш яшьләребезнең проектлары белән танышып чыкты. Барлыгы 20 ләп проект тәкъдим ителгән иде. Татарастан парламенты рәисенә проектларның асылы турында кыскача Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин аңлатып барды.

Пленар утырышта шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм башкалар катнаша. Форумга 900 дән артык делегат җыелган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20