Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.11.2015

Фәрит Мөхәммәтшин: "Державин укулары", ниһаять, Казанда уза. Без бу хакта күптәннән хыялландык"


Фәрит Мөхәммәтшин: "Державин укулары", ниһаять, Казанда уза. Без бу хакта күптәннән хыялландык" Казанда XI "Державин укулары" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. 

Искәртеп узабыз: бу шагыйрь, мәгърифәтьче һәм дәүләт эшлеклесе, Россиянең беренче юстиция министры Гавриил Державинга багышланган чараны 2005 елдан башлап Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ел саен үткәрә. Элек "Державин укулары" гел Мәскәүдә узган. Быел беренче тапкыр конференцияне Державинның ватаны, Казанда уздыру турында карар ителгән. Искәртәбез: шагыйрь 1743 елда Казаннанан ерак түгел Сокура авылында туган.

ТР башкаласында ачылган форум Казан (Идел буе) федераль университетында уза, уку йорты чараны оештыручыларның берсе санала. Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова билгеләп узганча, алга таба Казан конференцияне даими үткәрү урыны булырга мөмкин.

Форумда 400дән артык кеше: студентлар, аспирантлар, фән, мәдәният, мәгариф, юриспруденция эшлеклеләре, төрле ведомство вәкилләре катнаша.

Чара кысаларында хокук, гражданнарда хокукый культура формалаштыру проблемалары һәм юристларның профессиональ культураларына багышланган 11 түгәрәк өстәү уздыру ниятләнгән.

Бүген конференциянең пленар утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ юстиция министры урынбасары Михаил Гальперин, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов, КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.

"Исәбе буенча 11нче "Державин укулары" ниһаять Казанда уза. Без бу хакта күптәннән хыялландык һәм бу сорауны күтәрергә хокуклы идек. Гавриил Романович биредә туып-үскән, белем алган, без аны үзебезнеке саныйбыз. Без аны шагыйрь, фикер иясе, философ буларак хөрмәт итәбез һәм бәялибез", - диде аерым алганда Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга конференциянең пленар утырышы тәнәфесендә.           

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20