Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.11.2015

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасына сайлаулар турында: "Безнең алда җиңү бурычы тора"

"Бердәм Россия" БСП ТТБ төбәк сәяси советы утырышы узды. Анда РФ ФҖ Дәүләт Думасына сайлау кампаниясе һәм партия эчендә яңа форматта беренчел тавыш бирүләр буенча фикер алыштылар.

"Бердәм Россия" төбәк сәяси советы утырышына Татарстан муниципаль районнарының җирле бүлек секретарьлары булган барлык башлыкларын чакырдылар. Иртәгә алар Мәскәүдә РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашында узачак Бөтенроссия форумында катнаша. Форумның төп темалары - Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан беренчел тавыш бирү һәм коррупциягә каршы законга төзәтмәләр.

Элегрәк "Бердәм Россия" БСП ТТБ Башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, җирле бүлек секретарьларына яңа күрсәтмәләрне ишетү мөһим. Бу партия җитәкчелеге өчен кире элемтә алу мөмкинлеге дә.

Форумда шулай ук финанс дисциплинаны үтәүгә заманча трендлар һәм керемнәрнең "үтә күренмәлеге" турында да сөйләшү планлаштырыла. Барлык дәрәҗәдәге депутатлар да үз керемнәре турында мәгълүмат бирергә тиеш.

Татарстан бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин киләсе сайлау кампаниясе гади булмаячак, "Бердәм Россия"не җитди эш көтә, дип белдерде. "2016 елгы сайлауларда сәяси партияләр катнашачак, безгә тавыш җыю өчен көрәшергә кирәк булачак. Безнең алда җиңү бурычы тора", - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук сәяси советта катнашучылар алдына тагын бер бурыч куйды: "Бүген Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан - 12 "бердәмроссияле". Бу юлы безнең 5 түгел, ә 6 округ булачак. Безнең Дәүләт Думасында республика мәнфәгатьләрен кайгыртучы вәкиллекне арттыру мөмкинлеге бар".

Февральдә узачак "Бердәм Россия" съездында партия эчендә беренчел тавыш бирү турындагы яңа нигезләмә кабул итү планлаштырыла. Бу съездга Татарстаннан делегатлар 30 ноябрьдә республика конференциясендә сайланачак, дип хәбәр итә "Бердәм Россия" БСП ТТБ.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20