Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.03.2016

Фәрит Мөхәммәтшин Европа коллегаларын халыкара террорчылыкка каршы торуны көчәйтергә өндәде

 ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының актуаль мәсьәләләр комитеты утырышын уздырды. Чара барышында ул Европадан килгән хезмәттәшләренә Брюссель аэропортында булган теракт хакында мәгълүмат биреп, һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алырга өндәде.

Шуннан соң комитет әгъзалары радикальләштерүгә каршы көрәш стратегиясе хакында фикер алышты. Чыгыш ясаучылар җәмгыятьтә радикальләштерү процессын өйрәнү буенча Конгрессның зур тәҗрибәсе булуын билгеләп үтте. Аны җирле һәм төбәк дәрәҗәсендә профилактикалау Европа өчен хәзер аеруча актуаль. Бигрәк тә Якын Көнчыгыш һәм Африка илләреннән качаклар агымы артканда.

Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы һәм парламентарийларның бу мәсьәләгә карата фикерләре уртак. Кисәтү чараларын — милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә өзлекле сәясәт, экстримизмны профилактикалауны финанслау — дәүләткә, милләтара нигездә килеп туган низагларның нәтиҗәләрен бетерүгә караганда, арзангарак төшә. 2015 елда Конгресс тарафыннан 384 нче резолюция кабул ителде. Анда радикальләштерүнең сәбәбе — мигрантларның Европа җәмгыятендә тиешенчә интеграцияләнмәве, төрле сәяси җәмгыятьләр, шулай ук, экстремистик оешмаларның челтәре үсеш алуына басым ясала. 
Комитет әгъзалары халыкара террорчылыкка каршы торуны арттырырга һәм бу мәсьәлә буенча халыкара эшчәнлекне үстерергә дигән фикерләрен әйтте. 
“Конгрессның гадәт буенча уздырыла торган утырышы кысаларында, халыкара террорчылыкка каршы бергәләп көрәшергә кирәклеге темасы аеруча да кискенләште. Актуаль мәсьәләләр һәм идарә комитеты тарафыннан эшләнелгән радикальләштерүгә каршы стратегия террорчылыкка каршы көрәшне берләштерүгә юнәлдерелгән. Әлеге мәсьәләне Конгресста катнашучы 46 ил вәкиле дә аңлый. Бу хакта бүген Конгресс президенты Жан Клод Фрекон да пленар утырыш ачылганда әйтте”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Конгрессның пленар утырышында радикальләштерүгә каршы Стратегия буенча фикер алышуда катнашачагын хәбәр итте. Фәрит Мөхәммәтшин Россия һәм Татарстанның радикаль омтылышларга һәм экстримизмга каршы көрәш тәҗрибәсен Европадан булган хезмәттәшләре белән уртаклашу өчен барлык мөкинлекләрне дә файдаланачагын ассызыклады. Ул дәүләтнеке булмаган оешмаларның, мисал өчен, Татарстан халыклары ассамблеясының милли сәясәттә ролен билгеләп үтте. Әлеге оешма 80гә якын милли-мәдәни автономияләрне берләштерә һәм үзенчәлекле этномәдәни үзәк булып тора.

Моннан тыш, комитет утырышында хатын-кызның җирле һәм төбәк дәрәҗәсендә иҗтимагый һәм сәяси тормышта роле хакында доклад тыңланылды. Уртача алганда, дөньяда дәүләт органнарында 21 процент хатын-кыз хезмәт куя. Аларның күпчелеге Европаның төньягында теркәлгән — 40 процент чамасы. Бу темага төп доклад белән Швеция вәкиле Ингер Линге чыгыш ясады. Анда ул хатын-кызларның хакимият органнарында аз санда эшләвен, шул ук вакытта, аларның сәяси тормышта дөньякүләм үсешкә уңай йогынты ясаувын билгеләп үтте.

Фикер алышу барышында актуаль мәсьәләләр комитеты әгъзасы, Россия Федерациясе Федерация Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм мәгълүмати сәясәт буенча комитеты җитәкчесе Зинаида Драгункина да үз фикерен җиткерде. Ул хәйриячелек һәм мецинатлык кебек социаль әһәмияткә ия булган эшчәнлектә хатын-кызларның мөһим роль уйнавын ассызыклады. Парламент вәкиле хезмәттәшләренә Россиядә хатын-кызлар мәнфәгатьләрен яклый торган Илкүләм Стратегия эшләнелүе хакында хәбәр итте һәм бу Стратегиянең РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан яклау табуын да белдерде.

Утырышта Европа Советының Җирле һәм төбәкл хакимиятләре конгрессы Генераль секретаре Андреас Кифер да катнашты. Ул Россия делегациясенең Европа Советында 20 ел әгъза булу дәверендә Конгресс эшчәнлегенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. 
Иртәгә Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Төбәкләр палатасы утырышында катнашачак. 
Бу хакта ТР парламентының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20