Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.05.2015

Фәрит Мөхәммәтшин Геннадий Зюганов белән очрашты

Фәрит Мөхәммәтшин Геннадий Зюганов белән очрашты   Татарстан Дәүләт Советында ТР парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты рәисе Геннадий Зюганов белән очрашты.

Коммунистлар лидерының ТР башкаласына сәфәренең төп максаты - Идел буе федераль округының КПРФ партия активы семинар-киңәшмәсендә катнашу. Республика парламенты ягыннан чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе, КПРФның Татарстан рескомы беренче секретаре Хафиз Миргалимов, ТР Дәүләт Советы депутаты, КПРФ ҮК әгъзасы Артем Прокофьев катнашты.

Очрашу барышында Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узганча, соңгы унъеллыкта Татарстан үзен яңа шартларда таба алды, "үзенең икътисади куәтен саклап калды һәм аны шактый арттырды". Ул шулай ук республиканың авиация сәнәгате уңышлары, шулай ук нефть химиясе тармагы турында сөйләде. Парламент башлыгы билгеләп узганча, республика инновацион үсеш юлына басты. Ул Геннадий Зюганов IТ-паркында һәм республикадагы башка заманча объектларда булыр дигән ышаныч белдерде.

"Яңа тарихта Татарстан парламенты лаеклы урын биләде", - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул коммунистлар лидерына Дәүләт Советы составы һәм аның эше турында бәян итте, шулай ук 30 май көнне Татарстан парламентаризмының 25 еллыгына багышланган тантаналы чаралар көтелүе турында мәгълүмат бирде.

"Без парламентта көн кадагындагы мәсьәләләрне күтәрәбез: торак төзелеше, торак фондны капиталь ремонтлау... Без күтәрмәгән мәсьәлә юк", - диде ул.

Геннадий Зюгановны илдәге катлаулы икътисади хәлнең республика бюджетына йогынтысы кызыксындырды. Ул шулай ук муниципаль советлардагы депутатлар эше хакында да сорашты.

КПРФ ҮК рәисе, үз чиратында, Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе хакында сөйләде һәм Татарстанга ярдәм итәргә әзерлеген белдерде: "Бездә төбәкләр белән эшләү буенча гадел һәм ихлас алымнар: безне сезнең нинди партиягә караган булу кызыксындырмый. Әгәр сез эшчеләр тормышын яхшырак итәчәк тәкъдим кертәсез икән, без аңа бөтен яктан ярдәм күрсәтәчәкбез".

Г.Зюганов Татарстанның аерым ролен дә билгеләп үтте: "Сез хакимият һәм идарә вертикален саклап кала алгансыз, сез аграр секторны үстерүгә зур игътибар бирәсез, сез шәһәр төзелеше белән шөгыльләнәсез - бу безнең өчен бик мөһим". Ул КПРФның республика белән актив эшләячәген дә өстәде.

Очрашу азагында Фәрит Мөхәммәтшин Геннадий Зюгановтан "Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында"гы федераль законга муниципаль берәмлек башлыгын сайлауга кагылышлы төзәтмәләрне хуплауларын сорады. Парламент башлыгы Татарстанның әлеге мәсьәлә буенча позициясе турында сөйләде.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20