Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
31.03.2016

Фәрит Мөхәммәтшин ИФОның РФ субъектлары Закон чыгару органнары ассоциациясе утырышын үткәрде

 Сарытауда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округының РФ субъектлары Закон чыгару органнары ассоциациясенең XLVI утырышын үткәрде. Ул 2015 елда янә аның координаторы итеп сайланган иде.

ИФО парламентлары җитәкчеләре пленар эш алдыннан Мәңгелек утка чәчәкләр куеп, Бөек Ватан сугышы геройларын искә алдылар, Хәрби һәм хезмәт даны музеенда, Сарытау социаль объектларында булдылар, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Фәрит Мөхәммәтшин пленар утырышны ачып, соңгы вакытта Ассоциация әгъзалары игътибар биргән төп мәсьәләләр турында сөйләде. Төп бурыч буларак, ул Дәүләт Думасына сайлауларны һәм экстремизмга каршы көрәшне атады.

Ассоциация утырышында РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алсу Гайнетдинова сәнәгать өлкәсендә эшчәнлекне стимуллаштыру буенча чараларны закон буенча чынга ашыруны тәэмин итү турында сөйләде. Ул парламентарийларга сәнәгатьне үстерү фонды эшенә туктап, читтән кертелә торган товарларны үзебезнекенә алмаштырырлык продукция җитештерү өлкәсендә дәүләт сәясәтенең яңа кертелгән механизмнары турында бәян итте. Фонд эре инвестицион проектларны чынга ашыруга займ биреп, төбәкләргә ярдәм тәкъдим итә. 2015 елда 7 проект буенча 2,6 млрд сум займ бирелгән, Татарстан да алар исәбендә, диде ул.

Докладны шәрехләп, Фәрит Мөхәмәтшин, катлаулы икътисади шартларда Россия төбәкләренә сәнәгатьне үстерү фонды акчасына гына ышанып торырга ярамый, ә инновацион технологияләр кертү, производствоны үзгәртү, яңа алымнар эзләүгә басым ясау зарур, диде.

Ассоциация утырышында Сарытау өлкәсе Думасы Рәисе Владимир Капкаев “Гаилә сәясәте. Закон белән тәэмин ителеш” турындагы докладында бу өлкәдә төбәкнең тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга Сарытау өлкәсенең сәламәтлек саклауны үстерүдәге уңышларын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бу теләсә кайсы төбәкнең уңышлы социаль сәясәтен тәшкил итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20