Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.05.2015

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда балалар техник иҗаты республикакүләм фестивален ачты

“Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә балалар техник иҗатын үстерүгә ярдәм итү буенча ТР муниципаль берәмлекләре фестивале тантаналы ачылды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында белдерделәр.

Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, бард һәм композитор Григорий Гладков катнашты.

Ачылыш тантанасы алдыннан авиа-, ракета-, судно- юнәлешләре, робот техникасы, агач эшкәртү, шулай ук “Минем кече Ватаным”, “Җиңүнең 70 еллыгы” , “Балалар уенчыгы” темаларына багышланган күргәзмә экспонатларын карадылар.

Татарстан муниципаль берәмлекләре укучылары үз эшләнмәләрен тәкъдим итте.

“Икенче тапкыр үткәрелә торган балалар техник иҗаты фестивале без көткәннән уңышлырак булды. Катнашучылар саны һәм экспонатлар төрлелеге буенча күргәзмә уңай тәэсирләр калдырды. Аны әзерләгән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы югары бәягә лаек, - дип сәламләде фестивальдә катнашучыларны Фәрит Мөхәммәтшин. - Өстәмә белем бирү, мәктәптә иҗади, конструктив һәм башка осталыкны үстерү балалар өчен белгечлек һәм вуз сайлау мөмкинлеге бирә", - дип өстәде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Республиканың фән һәм техника, шул исәптән балалар иҗаты өлкәсендә югары уңышларын Казан кунагы - балалар өчен җырлар альбомы саны буенча Россия Гиннесс рекордлар китабы рекордчысы Григорий Гладков та билгеләп үтте.

Күргәзмә кысаларында судно модельчеләре һәм картингчыларның чыгышлары күрсәтелә, шулай ук автомодельләштерү һәм робот техникасы буенча шәхси-команда ярышлары этаплары уза.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20