Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.09.2015

Фәрит Мөхәммәтшин Казанның Яңа Савин районы күпләп-ваклап сату базарында булды

Фәрит Мөхәммәтшин Казанның Яңа Савин районы күпләп-ваклап сату базарында булды ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның Яңа Савин районы күпләп-ваклап сату базарындагы вазыятьне белеште. Базарда аны ТР вице-премьеры вазифаларын башкаручы - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов озата йөрде.

Алар биредә авыл хуҗалыгы ярминкәсе товарларын күздән кичерде, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты.

Ярминкәдә исә яшелчә, ит, балык, төрле казылык, сырлар, он, макарон, токмач ише продукция, ярмалар, бал, май, башка төр авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек ихтыяҗ булган товарлар сатуга куелган иде.

"Мондый сыйфатлы продукцияне сирәк кибетләрдә генә күрергә була дип уйлыйм. Әллә ничәшәр тапкыр туңдырып-эретеп чыгарган продукция биредә юк. Барысы да түтәлдән яңа өзеп алынган, сыйфатлы һәм экологик яктан чиста. Кешеләр кайбер товарларны саклауга дип алып куя, кышка продукция җыя", - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин базарда йөргәннән соң.

Татарстан парламенты башлыгы сүзләренчә, Казан ярминкәләренә продукция республиканың якын-тирәдәге районнарыннан китерелә. "Республика бюджеты Казанга продукция китерүдә транспорт чыгымнарын каплауда гына ярдәм итә. Калган чыгымнар - җирле бюджет, товар җитештерүчеләр исәбендә", - дип ачыклык кертте ул.

ТР Дәүсоветы Рәисе үзе дә ярминкәләрдә продукция сатып алуын таный. "Мин кышкыга суган алып куям, сарымсакны да базарда алам, бәрәңгене исә үзем утыртам, дөрес, өстәмә 2 капчык сатып алам", - дип сөйләде ул.

"Татар-информ" МА алдан хәбәр иткәнчә, Казанда ярминкәләр, гадәттәгечә, 8 мәйданчыкта оештырыла. Совет районында ярминкә 2 мәйданчыкта узачак – “Казан” агросәнәгать паркында (Аграр урамы, 2) һәм Дәрвишләр бистәсендә (“Дерби” базары территориясендә, Липатов урамы, 7).

ТР районнарыннан килгән җитештерүчеләр үз продукциясен Яңа Савин районында Адоратский урамы, 21 адресы буенча урнашкан “Яңа Савин күпләп һәм берәмләп сату базары” ААҖ каршындагы мәйданчыкта тәкъдим итә.

Авиатөзелеш районында кирәкле продукцияне Дементьев урамы, 39 адресы буенча урнашкан 123нче номерлы һөнәри лицей каршындагы мәйданчыкта сатып алып була.

Мәскәү районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә (“Пятерочка+” супермаркеты каршындагы территория) оештырыла.

Киров районында яшәүчеләр өчен авыл хуҗалыгын сатып алу мәйданчыгы “Җиләкле бистә” сәүдә үзәге каршында оештырыла (Краснококшай урамы, 152/2).

Быел Яшел Үзән районының Октябрьское бистәсендә урнашкан "Яңа Тура" сәүдә комплексы территориясендә дә авыл хуҗалыгы товарлары белән сәүдә итәләр.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 5 сентябрьдән 26 декабрьгә кадәр гамәлдә була.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20