Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.09.2015

Фәрит Мөхәммәтшин Кырым Югары Советының икътисад комитеты җитәкчесе Виталий Нахлупин белән очрашты

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кырым Дәүләт Советының икътисад, бюджет һәм салым сәясәте җитәкчесе Виталий Нахлупин белән очрашты. Яклар төбәкләрнең социаль-икътисади үсеш аспектлары, парламентара хезмәттәшлек турында фикер алышты.

Фәрит Мөхәммәтшин ике парламент арасында хезмәттәшлекне дәвам итү зарурлыгын ассызыклады. "Кырым парламенты үзенең законнарын федераль "рельсларга" күчерү стадиясендә", - дип билгеләп үтте ул.

Очрашуда ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рафис Борһанов, "Волгомост" ГАҖ Директорлар советы әгъзасы Владимир Швецов, «Алексеевскдорстрой» генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев та катнашты, дип хәбәр итә ТР парламентының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.        

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20