Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.06.2015

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә Сабан туенда булды

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кичә Әлмәттә узган Сабан туенда катнашты.

Бәйрәм Татарстанның яңа тарихына 25 ел һәм Әлмәт районының 85 еллыгына багышланган зур концерт белән башланды. Театральләштерелгән программада районның иң яхшы сәнгать коллективлары катнашты. Авыл хуҗалыгы алдынгылары җигелгән атлар белән Үзәк сәхнә янына җыелды. Быел “язгы чәчү” батыры исеме Дамир Яруллинга («Кичучат» ҖЧҖ) бирелде.

“Нефтьчеләр көче белән төзелгән Әлмәт үсеш ала. Әмма Әлмәт авылы 1960-80 еллар данына ия булсын өчен, күп көч һәм акча кирәк, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Бүген яшь җитәкче Айрат Хәйруллинга һәм аның командасына, нефтьчеләр ярдәме белән, терлекләр баш санын һәм ашлык уңышын арттыру өчен, күп көч куярга кирәк. Шулай ук башка юнәлешләрне дә үстерү зарур”.

Сабан туе - Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләренең яраткан бәйрәме, хәзер аны Европа илләрендә дә көтеп алалар. Парламент башлыгы әлмәтлеләргә Омски татарларыннан сәламләү сүзләрен җиткерде. Искәртеп үтик, узган атнада Фәрит Мөхәммәтшин Төбәкләрнең социаль инновацияләре форумында катнашкан иде.

Парламент җитәкчесе Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укыды. “Хөрмәтле дуслар, Дәүләт Советы, ТР Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне татар халкының милли бәйрәме Сабан туе белән котлыйм. Бу бәйрәм язгы кыр эшләрен тәмамлануын белдерә, буыннар арасындагы өзлексез элемтәне тәэмин итүче безнең милли традицияләрне яңарта”, - диелгән Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы котлавында.

Бәйрәмдә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин да котлау белән чыгыш ясады. Ул шәһәрлеләрне һәм кунакларны бәйрәм белән котлады һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Бәйрәмнең тантналы өлеше тәмамланганда, Фәрит Мөхәммәтшин һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин хезмәт алдынгыларын бүләкләдерләр. «Союз-Агро» ҖЧҖ фәнни консультанты Рубин Баһманов “Россия агросәнәгать комплексы мактаулы хезмәткәре” исеменә лаек булды. Шулай ук авыл җирлекләре эшчәнлеге дә игътибардан читтә калмады.

Бәйрәм программасында традицион ат чабышлары һәм милли көрәш тә булды.

Парламент җитәкчесе милли эшләнмәләр һәм татар халык ашлары тәкъдим ителгән “Туган авылым” рәтләрен, шулай ук “Президент белән бергә” иҗтимагый инициативалар үзәге тарафыннан яшьләр арасында популяр «work out» стилендә оештырылган спорт чыгышларын карады.

Фәрит Мөхәммәтшин катнашында, Россия Рекордлар китабы баш мөхәррире Станислав Коненко Россиядә, бәлки, дөньяда иң зур 305 кг лы бавырсакны теркәде.

Сабан туенда РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбубәкеров, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, Россия герое, космонавт Салихҗан Шәрипов һәм космонавт-сынаучы Алексей Овчинин катнашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20