Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.06.2016

Фәрит Мөхәммәтшин: "Миграция мәсьәләләрен хәл итү буенча төгәл чаралар тәкъдим итү вакыты җитте"

Фәрит Мөхәммәтшин: "Миграция мәсьәләләрен хәл итү буенча төгәл чаралар тәкъдим итү вакыты җитте" ТР Дәүләт Советы Рәисе, Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Страсбургта Конгресс бюросы утырышында чыгыш ясап,Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка илләрендәге былтыргы миграция күләмен прецедент дип атады. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Бу качакларның үзләре, шулай ук аларны кабул итүче дәүләтләрнең гражданнары өчен дә шулай, - дип ассызыклады Мөхәммәтшин. - Беренче чиратта бу хәл итәргә кирәкле күренеш белән муниципалитетлар очрашты. Вәзгыятьне анализлау, җирле һәм төбәк хакимиятләре өчен төгәл чаралар тәкъдим итү вакыты җитте".
Бүген Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының барлык парламент структуралары катнашында диярлек узган утырышында миграция сәясәте мәсьәләләре каралды. 2015 елда Европага миграция агымы арту берничә ел алданрак килгән һәм бүген үзләре яшәгән илләрнең тормышында актив катнашучы мигрантларга да тискәре йогынты ясый. Комитетның чираттагы утырышының көн үзәгенә Европа дәүләтләрендәге  чегәннәр вәзгыяте, шәһәрләрдә һәм төбәкләрдә радикальләшүгә каршы көрәш темалары куелган.
ТР Дәүләт Советы Рәисе искәрткәнчә, "Кабул итүдән интеграциягә: миграция процессында җирле хакимиятнең роле" доклады проекты өстендә эшләү кысаларында мартта узган утырышта Актуаль мәсьәләләр буенча комитет тарафыннан экспертлар һәм Хөкүмәтнеке булмаган оешмалар вәкилләре катнашында эшче төркем оештырылган.
15 июньдә Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр буенча комитет утырышында җирле хакимиятнең миграция процессында роле турында сүз барачак. Утырышны Фәрит Мөхәммәтшин үткәрә.
(Гөлүзә Василова тәрҗемәсе, фотосурәт gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.)

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20