Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.12.2015

Фәрит Мөхәммәтшин: “Мин татарча юньләп сөйләшә белмәгәнемә бик кимсендем”

Әлмәт шәһәрендә бары рус мәктәбендә генә укып, русча гына сөйләшкән Фәрит Мөхәммәтшин татарча сөйләшергә мәҗбүри өйрәнгән.

Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе бүген журналистлар белән очрашу барышында хәбәр итте.

“Мин русча гына сөйләшеп тә бик яхшы эшли идем. Әмма депутат булып, Югары Совет Рәисе итеп сайланганнан соң, мин татарча өйрәнергә мәҗбүр булдым. Утырышны башлап җибәргәндә, татар телле депутатлар бүгенге утырышны татарча алып барырга, дип тавышка куя иделәр. Ә мин татарча юньләп сөйләшә белмәгәнемә бик кимсендем. Татар икәнемне чын-чынлап аңлап, шул вакытта татарча өйрәнә башладым”, - диде ул.

Туган телендә сөйләшергә аңа Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев кебек депутатлар, аларның китаплары ярдәм иткән. Телне өйрәнү өчен, өйдә туган телдә сөйләшү мөһим, дип саный Ф. Мөхәммәтшин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20