Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.10.2015

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү шәһәре Думасы рәисе белән очрашты

Кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү шәһәре Думасы Рәисе Алексей Шапошников белән очрашты. Россиянең ике зур төбәге парламентларының закон чыгару эшчәнлеген координацияләү буенча хезмәттәшлеген алга таба үстерү турында сөйләшү булды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Фәрит Мөхәммәтшин сәламләү чыгышында Мәскәү һәм Татарстан арасындагы күптәнге дустанә элемтәләрне һәм Мәскәү шәһәре Думасы белән ТР Дәүләт Советының ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлеге турында искәртте.

"Закон чыгару башлангычларын координацияләү, уртак закон проектларын эшләү яхшы нәтиҗәләр бирә һәм безнең хезмәттәшлек дәрәҗәсен күрсәтә, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе.  - Безнең парламент аппаратлары арасында хезмәттәшек салынган, комитет һәм комиссияләр уңышлы эшли. Мәскәү шәһәр Думасы белән мондый мөнәсәбәтләр үсәр һәм ныгыр дип өметләнәм".

Аннары Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү парламентарийларына Татарстан Дәүләт Советының закон чыгару һәм халыкара эшчәнлеге, сентябрь аенда узган ТР Президенты һәм җирле хакимиятнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау турында сөйләде, федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрне оештыру мәсьәләләренә тукталып узды.

Татарстан  һәм аның парламенты җитәкчелекләренә рәхмәт белдереп, Мәскәү шәһәре Думасы Рәисе Алексей Шапошников Татарстан Дәүләт Советының  Мәскәү парламенты белән хезмәттәшлек турындагы документны имзалаган Россия Федерациясе төбәк парламентларының беренчесе булуын билгеләп үтте. "Тәүге беркетмә 1996 елның 14 октябрендә имзаланган, - дип искәртте ул. - Әлеге чорда безнең хезмәттәшлек төбәк закон чыгаручылары уртак эшенең перспективалы һәм нәтиҗәле булуын күрсәтте. Россиянең бер генә төбәгендә дә Татарстан Дәүләт Советында үзләштерелгән кадәр инновацияләр күргәнем булмады. Шуңа да безгә сезнең закон чыгару эшчәнлеге һәм аппарат эшендәге тәҗрибәгез кызыклы", - диде А.Шапошников. Мәскәү һәм Татарстан парламентларының ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлеге тагын да көчлерәк үсеш кичерәчәк, дигән ышаныч белдерде.

Очрашудан соң кунаклар өчен парламент үзәге буенча экскурсия оештырылды.

Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Римма Ратникова һәм Татьяна Ларионова, ТР Премьер-министры урынбасары - ТРның РФагы Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ТР парламентының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Мәскәү шәһәре Думасы Аппараты җитәкчесе Юрий Дмитриев һәм башка рәсми затлар катнашты.

Фотосурәт  gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.                    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20