Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.03.2016

Фәрит Мөхәммәтшин Россия делегациясе составында Малайзия һәм Сингапурга сәфәр кыла

 14 март көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко җитәкчелегендәге делегация составында рәсми сәфәр белән Малайзиягә китте.

Сәфәр барышында Малайзия парламенты сенаты Рәисе Әбу Захар Уджанг, Вәкилләр палатасы спикеры Пандикар Әмин Мули, Малайзия Премьер-министры Нәҗип Разак белән очрашулар ниятләнгән. 

Сингапурда Россия делегациясе Сингапур Республикасы парламенты спикеры Хәлимә Якоб, ил Президенты Тони Тан Кем Ям, Премьер-министр Ли Сянь Лун белән дә очрашулар каралган. Рәсми сәфәр 18 март көнне тәмамлана, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.       

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20