Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.11.2015

Фәрит Мөхәммәтшин Россия парламентарийлары Елена Мизулина һәм Ольга Епифанова белән очрашты

Фәрит Мөхәммәтшин Россия парламентарийлары Елена Мизулина һәм Ольга Епифанова белән очрашты ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Федерация Советы әгъзасы Елена Мизулина һәм Дәүләт думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Ольга Епифанова белән очрашты. Алар Казанга “Ана булу изгелеге”/“Святость материнства” Бөтенроссия программасының IV форумының пленар утырышында катнашу өчен килгән иде. Очрашуда гаилә кыйммәтләре темасы, аерым алганда, ешайган аерылышу очраклары проблемасына кагылдылар.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда аерылышулар саны артуны үкенеч хисе белән билгеләп үтте. "Алты айдан яки бер елдан аерылышу, шул ук вакытта балаларны калдыру - бу, әйтик, татарлар традициясендә түгел, - дип белдерде парламент башлыгы. - Ә бит бу Россиянең булачак гражданнары".

Очрашуда катнашкан ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова агымдагы елның ноябрь аенда Татарстан парламенты депутатлары керткән закон чыгару башлангычының Дәүләт Думасында үтү перспективалары хакында кызыксынды. Сүз Россия парламентына җибәрелгән "РФ Гаилә кодексына һәм Россия Федерациясенең Гражданнар процессуаль кодексының 233нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"ны федераль закон проекты турында бара.

Елена Мизулина әлеге закон проектын шәрехләп, бу мәсьәләдә иң мөһиме - никах институтына зыян китермәү, дип  ассызыклады. 

Очрашуда ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева да катнашты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20