Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.08.2015

Фәрит Мөхәммәтшин Россиянең Молдовадагы илчесе белән очрашты

Фәрит Мөхәммәтшин Россиянең Молдовадагы илчесе белән очрашты ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россиянең Молдовадагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе - адашы Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашу үткәрде. Очрашу кысаларында Россия төбәкләренең Молдовадагы партнерлары белән перспективалы хезмәттәшлек юнәлешләре буенча фикерләштеләр.

Татарстан парламенты җитәкчесе Россия дипломатына чит дәүләтләр һәм Россия төбәкләре белән парламентара элемтәләр булдыру процессы турында сөйләде. Яклар сәясәт һәм икътисад өлкәләрендә хезмәттәшлек юнәлешләре, төбәкара элемтәләрне киңәйтү буенча фикерләре белән уртаклаштылар. Илче Молдова Республикасында икътисади һәм сәяси вазгыять турында сөйләде, дип белдерә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Очрашу тәмамланганда, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе кунакка Казанда Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионаты узуы турында белдерде һәм ярышлар карарга чакырды.

 ("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20