Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
17.10.2017

Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Даими вәкиллегендә булды

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 137нче Парламентара Ассамблеясе берлегендә катнашу өчен Санкт-Петербургка килде. Эш сәфәре кысаларында ул Татарстанның Даими вәкиллегендә булды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге Санкт-Петербургтагы Даими вәкиллеге матбугат хезмәтенә сылтама ясап, Бөтендөнья татар конкрессы җиткерә.

Татарстан Республикасының Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин аны үз эшләре белән таныштырды, төбәктә икътисад, мәдәният, мәгариф өлкәсендә татарлар ярдәме белән башкарылган проектлар турында бәян итте. Ул шулай ук Татарстан Республикасы җитәкчелегенә ярдәм итеп торулары өчен рәхмәтен җиткерде.

Татар теле укытучысы Альбина Фәхраҗиева Фәрит Мөхәммәтшинны Даими вәкиллек каршындагы Каюм Насыйри исемендәге Белем бирү-мәдәни үзәге эше белән таныштырды.

Моннан тыш Фәрит Мөхәммәтшин танылган Петербург рәссамы, шәһәр архитектурасы пейзажы буенча оста Роберт Миф (Мифтәхетдинов) күргәзмәсен карады.

Фәрит Мөхәммәтшин Ренат Вәлиуллинга Татарстан вәкиллегенең зур эш алып баруы өчен рәхмәт белдерде һәм уңышлар теләде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!