Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.03.2016

Фәрит Мөхәммәтшин — Страсбургта

ТР Дәүләт Советы Рәисе, Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләр конгрессының актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин – Страсбургта. Ул анда Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының XXХ пленар сессиясендә катнашачак. Чара “Җирле һәм төбәк дәрәҗәсендә этник стандартлар һәм үтә күренмәлелек” темасына багышлана.

Бүген ТР парламенты җитәкчесе Төбәкләр палатасы бюросы һәм Конгресс бюросы утырышында катнашты. Аның барышында булачак сессияне оештыру, 2017-2020 елларда Конгресс мәйданчыкларында Европа делегатларының эшчәнлек юнәлешләре һ.б. мәсьәләләр каралды. Журналистлар белән аралашу барышында Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәсьәләләргә карата фикерен җиткерде.

“Украинага кагылышлы киеренкелек бераз кимесә дә, Европадагы хезмәттәшләребез я Минск килешүләренә үз игътибарларын юнәлтә, я Төркия белән бәйле вакыйгалар зур сөйләшүләргә этәрә. Сүз, төбәкләрдә һәм җирлекләрдә гражданнарның хокуклары сакланмау хакында бара. Бу хакта Конгресс бюросы утырышында кайбер ил вәкилләре тарафыннан фикерләр яңгырады. Без чыгыш ясаудан тыелып калдык, дискуссия әле дәвам итә, - диде Ф. Мөхәммәтшин. –Бу сессиядә эшче төркем булдырылачак һәм ул, апрель-май айларыннан да соңга калмыйча, кыенлыклар булган төбәккә барып, вакыйгалар мониторингланачак”.

Моннан тыш, ТР закон чыгару органы җитәкчесе сүзләренчә, бүген кич Европа Советы каршындагы Россия вәкиллегендә җыелыш уздырылачак. Анда Светлана Орлова җитәкчелегендәге делегация әгъзалары, Россия Федерациясенең Европа Советы вәкиллегендәге яңа вәкил Иван Солтановский белән берлектә, алга таба ни рәвешле эш итү хакында һәм Конгрессның ХХХ сессиясендә каралачак мәсьәләләргә карата делегациянең карашын билгеләячәк.

Иртәгә Фәрит Мөхәммәтшин үзе җитәкчелек иткән актуаль мәсьәләләр комитеты утырышын уздырачак. Анда Европада төбәкләштерү аспектлары хакында фикер алышу күздә тотыла. Шулай ук радикализация белән көрәш стратегиясе хакында да сөйләшү планлаштырыла. Бу мәсьәлә Конгрессның сишәмбе көнне уздырылачак пленар утырышында да каралачак.

Эш сәфәре кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин Конгресс җитәкчеләре һәм аерым “Пан-Европа” институтлары, Австрия, Бөекбритания, Германия, Франция, Швеция һ.б. илләр вәкилләре белән очрашулар уздыруы көтелә. 
Бу хакта ТР парламентының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20