Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.01.2016

Фәрит Мөхәммәтшин ТР Иҗтимагый палатасы яңа составының беренче утырышында чыгыш ясый

Иртәгә ТР Дәүләт Советының кече залында ТР Иҗтимагый палатасы яңа составының беренче оештыру утырышы була. Анда ТР парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашып, сәламләү сүзе белән чыгыш ясар дип көтелә.

Утырышта Иҗтимагый палатаның рәисе һәм аның урынбасарлары, палата комиссияләренең рәисләре һәм аларның урынбасарлары сайланачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Искәртеп узабыз: Иҗтимагый палатның яңа составы 70 кешедән оештырылган, аларның 20сен  - ТР Президенты, 20сен - ТР Дәүләт советы һәм 30ын элеккеге составтагы Иҗтимагый палата раслаган. ТР Дәүләт Советы палатаның 20 әгъзасын 2015 елның 23 декабрендә бишенче чакырылыш парламентның 14нче утырышында раслаган иде. ТР Иҗтимагый палатасының рәисе - Анатолий Фомин.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20