Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.02.2016

Фәрит Мөхәммәтшин ТР парламенты комитетлары каршында экспертлар советлары оештыруны хуплый

 ТР Дәүләт Советы комитетларының барысы каршында да экспертлар советлары булдырылачагы хакында “Татар-информ” алдан хәбәр иткән иде. Бу уңайдан, республика закон чыгару органы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашу барышында фикерен белдерде.

“Эксперт советлары составындагы кешеләр комитетлар тарафыннан каралган мәсьәләләр буенча фикер алышып, үз тәкъдимнәрен кертеп, законнарны баетырга тиеш. Бу бик кирәк эш дип таптык. Калган комитетлар да февраль азагы-март башларына шундый комиссияләрне оештырачак”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Эксперт комиссияләренең моңа кадәр ни сәбәпле оештырылмавы, нилектән хәзер генә аларны булдырырга карар кылулары турындагы сорауга ул: “Элек мондый тәҗрибә юк иде. Законны язганда 1-2 депутат кына язу − бер хәл,ә аның өстендә күбрәк кеше эшләгән саен, фикерләр күбрәк була. Шуңа да бу өлкәдә актив кешеләрне экспертлар советларына җәлеп итсәк, эшләр нәтиҗәлерәк булыр дип уйлыйбыз”, - дигән җавап кайтарды.

Моңа кадәр шундый советлар ТР парламентының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык һәм экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетлары каршында оешкан иде. Хәзер исә дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты, законлылык һәм хокук тәртибе комитеты, бюджет, салымнар һәм финанс комитеты, социаль сәясәт комитеты, мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты каршында да экспертлар советлары булачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20