Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.01.2015

Фәрит Мөхәммәтшин ТР прокуратурасы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Илдус Нәфыйков җитәкчелегендәге Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләре төркемен кабул итте һәм аларны һөнәри бәйрәмнәре - Россия прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлады.
Фикер алышу вакытында республиканың югары закончалык һәм күзәтчелек органнарының ныклы элемтәсе хокукый дәүләтне һәм демократияне үстерү һәм ныгыту өчен хезмәт итә, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Республика парламенты спикеры фикеренә караганда, Дәүләт Советы депутатларының прокуратура хезмәткәрләре белән даими диалогы профессиональ тәҗрибә күзлегеннән мөһим.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советы белән ТР прокуратурасының хезмәттәшлек нәтиҗәлелеген югары бәяләде һәм бу үзара элемтә тәҗрибәсен муниципаль дәрәҗәгә дә таратырга чакырды.
ТР парламенты спикеры республика прокурорын чираттагы дәүләт чины бирелү белән котлады һәм прокуратураның ике хезмәткәренә ТР Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хатларын тапшырды.
Мөслим районы прокуроры Фәнис Сәлимов законлыкны һәм хокук тәртибен ныгытуда, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклаудагы хезмәтләре өчен Рәхмәт хатына лаек булды.
ТР прокуратурасының баш белгече-психолог Айдар Садриев күпьеллык намуслы хезмәте һәм югары профессиональлеге өчен ТР ДС Рәисе Рәхмәт хаты алды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20