Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.09.2015

Фәрит Мөхәммәтшин ТР ҮСКнең Бердәм мәгълүмат үзәге эшчәнлеген югары бәяләде

Фәрит Мөхәммәтшин ТР ҮСКнең Бердәм мәгълүмат үзәге эшчәнлеген югары бәяләде “Сайлауларда яшьләр бик актив катнашты. Ул аларның сүлпән булмавын һәм сәяси яктан кызыксынуын күрсәтә. Бу − республикада дөньякүләм уздырылган чараларның һәм журналистларның эшләү нәтиҗәсе”, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин. Аның катнашында матбугат конференциясе бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясенең “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексы базасындагы Бердәм мәгълүмат үзәгендә уздырылды.

ТР парламенты җитәкчесе 13 сентябрь — бердәм сайлау көнендә ачылган һәм эшли башлаган Бердәм мәгълүмат үзәге эшчәнлеген дә югары бәяләде.

“2015 елның сайлау кампаниясе озын марафоны тәмамланып килә. Бүген Үзәк сайлау комиссиясе ахыргы нәтиҗәләрне игълан итәр дип ышанам”, - диде ул.

Бердәм мәгълүмат үзәге эшчәнлегенә килгәндә, ММЧга һәм алар аша республика халкына сайлаулар хакында мәгълүмат җиткереп тору өчен үзенчәлекле форма уйлап табылуын ассызыклады ул. “Минемчә, бик уңайлы форма уйлап табылган һәм аны киләчәктә дә файдаланырга кирәк”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул шулай ук сайлау процессын яктырткан журналистларга да рәхмәт әйтте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20