Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.09.2015

Фәрит Мөхәммәтшин ТР Яңа Чишмә районында яңа мәктәп ачты

Фәрит Мөхәммәтшин ТР Яңа Чишмә районында яңа мәктәп ачтыТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кичә ТР Яңа Чишмә районына эш сәфәрендә, Черемухово бистәсендә яңа мәктәп ачты. Шул ук көнне ул тагын ике авылда яшәүчеләрне социаль объектлар ачылу белән котлады һәм район активы белән очрашты, дип хәбәр итә Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.

Район башлыгы Вячеслав Козлов мәктәп ачылышында билгеләп узганча, объект Черемухово бистәсендә яшәүчеләр өчен генә түгел, ә бөтен район өчен Белем көненә зур бүләк булды. Бер елда төзелеп беткән бина төзелешенә 80 млн сум бүлеп бирелгән. Быел биредә 78 укучы белем алачак, шул исәптә 7 се - беренче сыйныф укучысы.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укучыларга, аларның әти-әниләренә һәм укытучыларга мөрәҗәгатендә, Татарстан - республика президент программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, Россиянең әйдәп баручы төбәкләренең берсе, дип билгеләп үтте. "Берничә ел элек республика Президенты авылны үстерүгә, авыл кешеләренең эш активлыгын арттыруга, авылда яшәү шартларын шәһәрчә итүгә барлык көчне .юнәлдерү бурычын куйды", - дип ассызыклады парламент җитәкчесе.
Шундый төп програмаларның берсе - яңа мәктәпләр төзү, иске мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү, уку кирәк-яраклары белән тәэмин итү. "Соңгы елларда аз комплектлы мәктәпләрне ябылудан саклап кала алдык, чөнки мәктәптән башка авылның киләчәге юк. Черемухово бистәсе авылны яңарту һәм җанландыру республикакүләм программаларын уңышлы гамәлгә ашыру үрнәге булып тора", - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтгшин район үзәгендә яңа балалар бакчасы ачылышы тантанасында икенче президент программасы чынга ашырылу барышы турында белдерде. "Озак еллар дәвамында Татарстан җитәкчелеге мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә урын җитмәү проблемасын хәл итү турында уйланды, - диде ул. - Яңа республикакүләм программасы кабул ителү нәтиҗәсендә проблеманы өлешчә хәл итү мөмкинлегенә ирештек һәм 3 яшьтән алып өлкәнрәкләрне балалар бакчаларында урынлы иттек. Ирешелгән уңышларда туктап калмыйча, якындагы елларда кече яшьтәге балаларны да урынлы итү планлаштырыла. Бүгенге вакыйга Яңа Чишмә районында проблеманы тулысынча хәл итү мөмкинлеге бирде".
«Золотой ключ» балалар бакчасы 80 балага исәпләнгән.
Шулай ук кичә Яңа Иваново авылында күпфункцияле үзәк ачылды. Биредә җирле ансамбльләр репетициясе һәм концертлары, вокал һәм хореография дәресләре өчен шартлар тудырылган. Тамашачылар залы күпфункцияле - ул спортзалга "әйләнә" ала.
Фәрит Мөхәммәтшин җирле советлар депутатлары, район учреждениеләре, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре алдында чыгыш ясап, татарстанлыларның җәмгыятьнең социаль һәм сәяси тормышында актив катнашуы республиканың динамик үсешенә йогынты ясавын билгеләп үтте. "Республика җитәкчелеге авылны үстерүгә зур игътибар бирә, дип ассызыклады парламент җитәкчесе. - Күпчелек муниципаль районнарның президент программаларында катнашулары куандыра, Яңа Чишмә районында да бу программалар көтелгән нәтиҗәләрен бирә. 13 сентябрьдә узачак сайлаулар безнең сайлаучыларның активлыгын янә исбатлар дип ышанабыз". Очрашуда ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Фотосурәт gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20