Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.08.2015

Фәрит Мөхәммәтшин ТРның Мамадыш районында социаль объектларын ачуда катнашты

 Кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Татарстанның Мамадыш районында булып кайтты. Анда Красная Горка җирлегендә 2220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, мәдәният йорты һәм политехник көллият базасында ресурс үзәген ачуда катнашты.

"Радуга" балалар бакчасы - балалар өчен чын мәгънәсендә күркәм сарай: бүлмәләре зур, якты, заманча коммуникация чаралары белән җиһазландырылган. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов сүзләренчә, бу муниципаль берәмлектәге иң зур балалар бакчасы санала. Педагоглар составы конкурс буенча сайлап алынган, биредә эшләргә теләүчеләр 1 урынга 5 кеше булган.

Җирлек өчен аеруча кирәкле социаль объектны ачып, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булачак шәхесне формалаштыруда мәктәпкәчә белемнең әһәмиятен һәм анда тәрбиячеләрнең ролен ассызыклады. Ул "Радуга"да тәрбияләнәчәк балаларга тормышларында уңышлар теләде һәм мондый объектларда иң экологик материаллардан файдаланучы төзүчеләрнең эшен билгеләп үтте.  

Красная Горка авыл җирлеге составына кергән "Мамадыш" совхозы" авылында мәдәният йорты ачылды, тиздән китапханә дә булачак. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узганча, Татарстанда авыл мәдәният йортлары бушап калган, биналар тузган вакытлар да булды. Республикада тормышка ашырыла т орган президент программасы аларны яңадан торгызу мөмкинлеген бирде. Шул ук вакытта Дәүләт Советы Рәисе Мамадыш районының республикадагы барлык 30 программада да актив катнашуын ассызыклады.

Сәфәрен дәвам итеп, парламент башлыгы  Мамадышның 87нче һөнәри көллиятендә булды:  500 студентны укытуга исәпләнгән объект кичә, капиталь ремонттан соң, үз ишекләрен ачты. Ремонттан соң биредә яңартылган укыту сыйныфлары булдырылган, бюджет урыннары саны да 15гә җиткән. Әмма, иң мөһиме, - биредә ресурс үзәге барлыкка килү, анда заманча тренажерларда индустриаль һәм агросәнәгать секторы өчен белгечләр әзерләнәчәк. "Республика өчен ресурс үзәкләре пәйда булу аеруча актуаль, чөнки хезмәт кешесе - сәнәгать икътисады үсеше нигезе. Моннан тыш, без күптән түгел җитди көрәштә 2019 елда WorldSkills эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионтын үткәрү хокукын яуладык, бу һөнәри кадрлар әзерләү эшенә аерым җаваплылык өсти", - диде Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш политехник көллиятенә иң яхшылар рәтендә булырга теләп.

Көллият директоры Николай Егоров ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, республика җитәкчеләренә күрсәткән игътибарлары һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Реконструкция өчен исә барлыгы 100 млн сум акча тотылган.

ТР Дәүләт Советы Рәисе көллият студентлары куллары белән ясалган техника күргәзмәсен карады, лабораториядә булды, анда япон кухнясы ризыкларын әзерләүне күзәтте һәм уку йортына 100 мең сумга сертификат бүләк итте.

Фәрит Мөхәммәтшин район активы белән дә очрашты. Район мәдәният йортында 500дән артык кеше җыелган иде.

Парламент башлыгы очрашуны ил һәм дөньядагы икътисади һәм сәяси вәзгыть турында сөйләшүдән башлады. "Икътисадның сәяси хәлләргә тискәре йогынтысы беркемгә дә сер түгел, дөньяда бар да бер-берсенә бәйле. Бу хакимияткә каршы чыгыш ясау, оппонентларга тәнкыйть өчен сәбәп бирә. Моңа ничек каршы торырга соң? Бердәм тавыш бирү көнендә без бу тискәре күренешләргә барыбыз да сайлауларга  барып җавап бирә алабыз", - дип үзләренең гражданлык позициясен чагылдырырга өндәде район халкын Фәрит Мөхәммәтшин.

Респуликаның төп икътисади, иҗтимагый-сәяси һәм башка аспектлары хакында сөйләгәндә, парламент башлыгы мамадышлыларны ирешкән уңышлары өчен мактап алды. "Сез - Татарстанның иң динамикалы үсеш кичерүче районнарның берсе. Кыска гына вакыт эчендә күп күрсәткечләр буенча алга чыктыгыз, шул исәптән яңа җитештерүләр үсеше буенча да. Мамадыш шәһәрен танып та булмый  - бөтен җирдә тәртип, чисталык", - диде ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе мамадышлыларның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышларын да искә алды һәм районда кулланучылар коооперациясе системасын саклап калуга басып ясады.

Очрашу азагында мамадышлылар үз теләкләрен дә җиткерде. Әйтик, райондагы иң зур авыл җирлекләренең берсе саналган Красная Горка халкы, иске клуб урынында Халыклар дуслыгы йорты булсын иде, дип хыяллана. Җирлек күп милләтле санала, шул ук вакытта һәр милләт үзләренең үзенчәлекләрен, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләрен саклап калулары белән мактана ала.

Очрашуда күп балалы ана Алевтина Башкова да чыгыш ясады. Аның 16 баласы бар, аларның 11е асрамага алынган. Ул хәбәр иткәнчә, Мамадыштагы аның балалары укыган коррекция мәктәбе тиешле шартларга туры килми, әйтик, анда спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр юк. Ханым республика җитәкчеләренә коррекция мәктәбенең яңасын төзү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Фәрит Мөхәммәтшин әлеге үтенечләрне ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның үзенә җиткерергә ышандырды, дип хәбәр итә ТР парламентының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20