Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.02.2016

Фәрит Мөхәммәтшин ТРның Мөслим районы Советы сессиясендә катнашты

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мөслим районына эш сәфәре кылды. Ул Мөслим үзәгендәге җитештерү һәм социаль объектлар белән танышудан башланды.

"Агролидер" кооперативында Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгы Рамил Муллин белән булды. Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ирек Хәмәдишин авыл эшмәкәрләренә ярдәм буенча республика программаларында катнашуның өстенлекләре һәм нәтиҗәләре турында сөйләде, субсидияләү һәм кредитларның отышлы шартлары турында бәян итте.

Алга таба ТР парламенты Рәисе "Агромастер" фирмасының яңа җыю цехында булды. Предприятиенең генераль директоры Илгиз Исламов Мөслим заводы җитештергән продукциягә ихтыяҗның Татарстанда һәм тулаем Россиядә генә генә түгел, ә Казакъстан, Беларусь һәм Монголиядә дә зур булганын әйтте.

Цехны карап һәм биредә эшләүчеләр белән аралашып, Фәрит Мөхәммәтшин авыллардагы кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме буенча республика программаларын тормышка ашыру барышына карата канәгатьлек белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшинга туган якны өйрәнү музее һәм район китапханәсендә дә эшләрнең оештырылуы ошады. Аның фикеренчә, мондый социаль объектларга мөнәсәбәт районда әхлак тәрбиясенә һәм мәдәни үсешенә зур игътибар бирелү турында сөйли.

Сессия Мөслим районының 2015 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар билгеләүгә багышланган иде. Төп доклад белән район башлыгы Рамил Муллин чыгыш ясады. Ул узган елның төп казанышы дип сәнәгый җитештерү индексы күрсәткечен атады, ул исә 137,7 процент тәшкил иткән. Тулаем төбәк продукты күләме 4,2 млрд сумнан арткан. 800 млн сумга якын сәнәгый продукция җитештерелеп сатылган. Районда уртача айлык хезмәт хакы 15 процентка артып, 19,4 мең сумга җиткән.

Икътисад нигезен аграр комплекс тәшкил итә, аның тулаем продукция бәясе 1,5 млрд сумнан арткан, бу 2014 елдагыдан 30 процентка күбрәк. Мөгезле эре терлекнең баш санын саклап кала алганнар - 12 мең 495 баш, шул исәптән 4,7 мең баш сыер.

Республикадагы социаль-сәяси вазгыять һәм Мөслим районы җитәкчелегенең 2015 елдагы эшчәнлеген бәя биреп ясаган чыгышында, Фәрит Мөхәммәтшин мөслимлеләр тормышындагы уңай күрсәткечләрне билгеләп үтте. "Сәнәгый мәйданчыклар, китапханә һәм туган якны өйрәнү музеенда булып, бүген без Мөслимнең социаль өлкәдәге уңай якка үзгәрешләрне үз күзләребез белән күрдек, - диде ул. - Ә иң мөһиме - кешеләрнең кәефе. Авыл районында эшләү, уку, ял итү, мәдәни яктан үсү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шәһәр шартлары булдырылган. Кыска гына вакыт эчендә район җитәкчелеге бу юнәлештә күп нәрсәгә ирешкән".

Шул ук вакытта, Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, Мөслим районына авыл хуҗалыгы тармагындагы эшләрне активлаштыру зарур. 

Сәфәргә нәтиҗәләр ясап, Ф.Мөхәммәтшин авылга ярдәм буенча республика программаларын тормышка ашырудагы уңышларын билгеләп үтте, алар кешеләрне туган авылларында калдырырга, Татарстан халыкларының мәдәни гореф-гадәтләрен үстерү мөмкинлеген бирә, дип билгеләп үтте.

Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итте. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20