Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.02.2016

Фәрит Мөхәммәтшин Тәтеш районы башлыгын эшсезлеккә каршы көрәшкә бизнесны җәлеп итәргә чакырды

Фәрит Мөхәммәтшин Тәтеш районы башлыгын эшсезлеккә каршы көрәшкә бизнесны җәлеп итәргә чакырдыУзган 2015 елда Татарстанның Тәтеш районы куелган бурычларның күбесен үти алды. Әмма районда кайбер юнәлешләр буенча эшчәнлек нәтиҗәләрен арттыру зарур.

Бу хакта бүген Тәтеш муниципаль район советы утырышында республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. Аның сүзләренә караганда, районда үсемлекчелек буенча нәтиҗәлелекне арттыра, шулай ук мөгезле эре терлек баш санын саклый һәм ишәйтә алдылар. Әмма нәтиҗәләр мактанырлык түгел, терлекләр баш саны республика буенча уртача күрсәткечләрдән шактый ким. “Бу агымдагы һәм киләсе елларга җитди бурыч булып кала”, - дип билгеләп үтте ул.

Бүген район башлыгы Рәмис Сафиуллов белдергәнчә, узган ел Тәтеш районы тулаем ашлык күләме (гектарыннан 23 ц булганда 105 мең чамасы тонна) буенча Татарстан муниципаль берәмлекләре унлыгына кергән. Шулай ук тулаем шикәр чөгендере күрсәткечләре (гектарыннан 397 ц булганда 145 мең тонна) республика буенча уртачадан югары. 2016 елның 1 гыйнварына барлык категориядәге хуҗалыкларда мөгезле эре терлек баш саны 15 мең 210 баш тәшкил иткән, бу узган елгы шушы ук вакыттагының 105 процентын тәшкил итә.

Республика Дәүләт Советы Рәисе Тәтеш районның үзәк хастаханәсендә булды, анда капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. Сәламәтлек саклау өлкәсендә вазгыять ул кадәр мөшкел түгел, дип саный Ф.Мөхәммәтшин. Бүгенгә үлүчеләр санын киметү, туучылар санын арттыру һәм гомерне озайту кебек мәсьәләләр мөһим булып кала. Районда гомер озынлыгы 69,9 яшь ( шул исәптә ир–атлар – 64,1 яшь, хатын-кызлар - 76,9 яшь) тәшкил итә, ә республика да - 72,4. “Бу күрсәткечне бер сәгатьтә яки бер елда гына үзгәртеп булмый. Аны барлык халык белән хәл итәргә кирәк. Бу күрсәткеч буенча нык артта каласыз”, - дип мөрәҗәгать итте парламент башлыгы район җитәкчесенә.

Районда кече һәм урта бизнес мәйданчыкларын үстерү һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча алга китеш бар, дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин. Аларның берсе – Олы Тархан авылында минераль су заводы. “Бу - салым базасы, эш урыннары. Районда эшсезлек республика буенча уртача күрсәткечләрдән югары һәм ул артачак та. Әлегә бу бик куркыныч түгелдер, әмма гомумроссия һәм дөнья икътисады йогынты ясаячак”, - диде ул.

Моннан тыш, район башлыгына агросәнәгать комплексын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерергә кирәклеге турында искәртелде.

Муниципаль бюджетны тулыландыру мөмкинлеге биргән юнәлеш буларак, туризм белдерелде. “Аларга яңа хезмәтләр уйлап табу зарур. Кунакханәләр, сувенир эшләре турында уйларга кирәк. Аерым программалар булдырырга, “Тәтеш” маршруты буенча Татарстанга туристлар агымы артсын өчен җитди эшләргә кирәк”, - диде Ф.Мөхәммәтшин.

Бүген районда мәгариф системасында җитди проблема бар. “ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бәяләмәсе буенча, район 10 позициягә төшкән. 30 нчы урынга төшкәннәр, әмма берни дә булмаган кебек тынычлык. Бу күрсәткечләргә районның киләчәге бәйле”, - диде Ф.Мөхәммәтшин.

Ул шулай ук куркынычсызлык мәсьәләсен дә кузгатты. Аның фикеренчә, ялган алкоголь сату вазгыятен һәм җинаятьләр санын киметүне контрольга алу зарур. Бигрәк тә экстремизм һәм террорчылык мәсьәләләренә игътибар бирелде.

Районда 2016 елның 1 гыйнварына теркәлгән эшсезләр саны 102 кеше тәшкил иткән һәм, 2015 елның башы белән чагыштырганда, 20 кешегә кимегән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20