Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.01.2016

Фәрит Мөхәммәтшин: “Укучылар үз бурычларын һәм хокукларын белергә тиеш һәм бу безнең төп бурычыбыз”

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Ачык ишекләр көне кысаларында, республиканың мәгариф системасындагы методик берләшмәләр җитәкчеләре, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, “Парламент дәресе-2016” проектын оештыруда катнашучы укытучылар белән очрашты. Чарага барлыгы 99 педагог чакырулы иде.

ТР парламентында үткәрелгән чарада республика закон чыгару органы дипутатлары, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Очрашу ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Парламент дәресе - 2016” проектын оештыру комитеты җитәкчесе Римма Ратникова рәислегендә үткәрелде.

Журналистлар белән аралашу барышында Римма Ратникова әлеге проектның 2009 елдан бирле гамәлгә ашырылуын, быел исә 8-13 февраль көннәрендә буласын хәбәр итте. Алдагы елларда парламент дәресләре “Законнар кайда барлыкка килә”, “Граждан һәм сайлаулар”, “Мин — бала! Мин — граждан”, “Кеше һәм гражданның конституцион хокуклары һәм бурычлары”, “РФ һәм РТның дәүләт символлары. РФ Конституциясенең 20 еллыгы”, “Монда законнар барлыкка килә. Дәүләт Советының 20 еллыгы” темаларына багышланган булса, быел парламент дәресендә “Граждан. Җәмгыять. Дәүләт” темасы чагылыш табачак.

“Моңа кадәр без парламент дәресен уку елы башында уздыра идек, быел исә язга таба үткәрергә булдык. Безнең уйлавыбызча, бу яшьләр белән эшләүнең бик нәтиҗәле ысулы. Беренче парламент дәресен уздырганда үк мәктәп дәреслекләренең камиллектән бик ерак булуына тап булдык һәм анда илдә хакимият ни рәвешле төзелүе хакында мәгълүмат бик аз бирелгәнен ачыкладык”, - диде Римма Ратникова.

Фәрит Мөхәммәтшин бу проектны бик югары бәяләвен ассызыклады.

“Илнең бүгенге үсеш чорында сезнең ролегез бик мөһим. Чөнки сез яшь кешенең дөньяга карашын формалаштырасыз. Безнең аның белән нәрсә сөйләшүебез, ни рәвешле тәрбияләвебездән укучының киләчәк язмышы, без яшәгән бик катлаулы җәмгыятьтә үз-үзен ничек тотышы хәл ителә, - диде парламент Рәисе укытучыларга мөрәҗәгать итеп. Ул парламент дәресләренең бик уңышлы уздырылуын билгеләп үтте һәм мәктәпләрнең күбесендә мәктәп парламентлары булдырылуын искәртте. – Без укучыларга төгәл фәннәрдән генә белем биреп, БДИга әзерләнергә кирәкле булган фәннәрне генә өйрәтергә, югары уку йортына не кайгыртып чабарга гына тиеш түгел. Бу гына аз. Укучылар үз бурычларын һәм хокукларын, Россия Конституциясен һәм җәмгыять яши торган законнарны белергә тиеш һәм бу безнең төп бурычыбыз”.

Фәрит Мөхәммәтшин, СССР таркалганнан соң, җәмгыятьнең идеологиясез яшәвен искәртеп, җәмгыять һәм тарих укытучыларына үз фәннәрен укытуны бик үк җиңел булмавын билгеләп үтте.

“Белем бирүдән тыш, сез тагын тәрбия эшләре белән дә шөгыльләнәсез һәм ул өстенрәк тә чыга. Сез аларны җәмгыять белгече, тарихчы буларак формалаштырасыз”, - диде парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин укучыларны рухи яктан бай кеше итеп тәрбияләү, традицияләрне, йолаларны саклау, өлкәннәргә карата хөрмәт күрсәтү мәсьәләсенә дә кагылды.

“Күп теллелек, күп мәдәниятлек — безнең ил байлыгы. Кешеләр туган телне, ана телен сакларга кирәклеген гаиләләрендә аңларга тиеш. Ата-аналар балаларында ана теленә мәхәббәт уятырга, ул телне өйрәтергә бурычлы. Шул чакта балалар Татарстан, Башкортстан кебек милли республикаларда көндәшлеккә әзер булачак”, - дигән фикердә парламент Рәисе.

Киләсе парламент дәресләренең темасын сайлаганда, укучылар белән киңәшергә, аларны нинди мәсьәләләр борчуы белән кызыксынырга дигән фикерен дә җиткерде ТР закон чыгару органы җитәкчесе.

Энгель Фәттахов: “ТР Президенты тарафыннан Стратегия-2030 кабул ителде һәм аның төп максаты — кеше потенциалын үстерү. Ә кеше потенциалын ныклы белем бирү системасыннан башка күз алдына китереп булмый. Шуңа да безгә белем бирү сыйфатының уртача күрсәткечләрен арттырырга кирәк. Укучы кая гына укымасын, авылдамы, шәһәр җирлегендәме − ул сыйфатлы белем алырга тиеш”, - дип ассызыклады.

Моның өчен муниципаль берәмлекләрдә мәгариф идарәсе системасын камилләштерү, методологик яктан хилафлыкларны бетерү һәм көчле, белемле мәктәп директорлары кирәклегенә басым ясады министр. Идарә итүче кадрлардан күп нәрсә тора, шуңа да укытучыларның алга таба үсәргә, белемнәрен арттырырга һәм камилләшергә этәргеч булсын өчен, быел аларның квалификацияләренә бәйле үзгәрешләр булачак, диде ул. Укытучылар моңа кадәр 1 нче дәрәҗә һәм югары квалификацияле булса, хәзер алар өчен тагын “остаз” һәм “эксперт” категорияләре дә билгеләнәчәк.

Очрашу азагында анда чакырулы укытучылар үзләренең фикерләрен уртаклашты, парламент вәкилләренә сораулар бирде.

 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20