Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.12.2015

Фәрит Мөхәммәтшин: “Ватандашлар белән эшчәнлек һәрвакыт зур кызыксыну уятты”

Фәрит Мөхәммәтшин: “Ватандашлар белән эшчәнлек һәрвакыт зур кызыксыну уятты” ТР Дәүләт Советында ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча Координацион совет утырышы булды.

ТР парламенты һәм совет җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин рәислек иткән утырышта аның урынбасары Римма Ратникова, ТР Президент Аппараты җитәкчесе, совет рәисе урынбасары Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты халыкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Илдар Насыйров, РФ Тышкы эшләрр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының Эчке сәясәт департаменты җитәкчесе Александр Тереньтев, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Утырышка җыелуның төп максаты узып барган 2015 елга нәтиҗәләр чыгару һәм 2016 елда башкарылачак эшләр планын билгеләү иде.

“Чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыз белән эшчәнлекне без Россиянең бердәм тышкы сәясәте кысаларында алып барабыз. Ватандашлар эшләре буенча Координацион совет эшчәнлегендә Татарстанның актив катнашуы федераль органнарның бу юнәлештә безгә ярдәм итүенә китерә”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстанда ватандашлар эшләре буенча актив эш алып барылуын федераль үзәктә дә югары бәяләүләрен ассызыклады.

ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев докладында ватандашларны Россия субъектларына ирекле рәвештә күчерү программасы хакында бәян итте. Аның сүзләренчә, әлеге программа кысаларында 18 яше тулган, эшкә яраклы һәм туган ягына күченеп кайтырга әзер булган, квалификацияле һәм эш тәҗрибәсе, һөнәре булган, суд җаваплылыгына тартылмаган һ.б. таләпләргә туры килгән кешеләрнең кире кайту һәм дәүләт ярдәме алу мөмкинлеге бар. , 2016-2018 елларга каралган “Чит илләрдә яшәүче ватандашларны Россия Федерациясенә ирекле рәвештә күчерүгә ярдәм итү” программасын гамәлгә ашыру өчен бюджеттан 13,5 млн сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк. Программа 3 елга исәпләнә һәм һәр ел саен анда 50 катнашучы һәм аларның 125 әгъзасы күченеп кайтырга дәүләт ярдәме ала.

“Билгеле инде, бу тиз генә башкарыла торган эш түгел һәм ул көн саен эшләнергә тиеш. Ватандашларыбыз бар нәрсәләрен калдырып, Татарстанга күченеп кайтуны тәэмин итү өчен безгә бик җитди эш алып барырга кирәк”, - диде ул.

ТР Премьер-министр урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чит илләрдә яшәүче милләттәшләргә белем бирү программалары, аларны татарча дәреслекләр белән тәэмин итү хакында бәян итте.

ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова мәдәни чарлар хакында мәгълүмат бирде.

Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров исә татарларны берләштергән чаралар хакында сөйләде.

Шушы елның иң зур вакыйгаларының берсе, дип ул Казакъстанда Герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачылуны атады. Киләсе елда бу төбәктә татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайга да һәйкәл ачылу планлаштырылуын хәбәр итте.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов Татарстанның тышкы продукт әйләнеше 22 млрд доллар тәшкил итүен, республиканың тоавар экспорты 18 млрд доллар, импорт өлеше 4 млрд доллар икәнен хәбәр итте. Татарстанның тышкы икътисадый эшләрендә 140 тан артык ил катнаша.

ТР Премьер-министры урынбасары — ТРның РФдагы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Мәскәүдә татарларның тормышы белән таныштырды. Аның фикеренчә, Россия башкаласында татар мәдәниятен, тарихын чагылдырган музей булдыру ихтыяҗы зур.

Әсгать Сәфәров утырышка нәтиҗәләр ясады һәм алдагы елларда Координацион советның эшчәнлеген узып баручы елда ук алдан әзерләргә дигән йөкләмә бирде. Бу эш белән җитәкчелек итүне ул Васыйл Шәйхразиевка йөкләде. Шулай ук Кырым Республикасында яшәүче Кырым татарлары белән эшчәнлекне тагын да активлаштырырга кирәклеген ассызыклады.

Фәрит Мөхәммәтшин бүген уздырылган утырышта күтәрелгән мәсьәләләрнең мөһимлеген искәртте. “Ватандашлар белән эшчәнлек һәрвакыт зур кызыксыну уятты. Миграция агымнары ярыйсы ук зур. Кайчандыр республикадан күченеп киткәннәрнең барысын да кире кайтарырга дигән максат куймыйбыз. Әмма алар белән элемтәләр урнаштыру, аларга ярдәм итү, шул рәвешле, республикабызны күтәрү — безнең өчен бик мөһим”, - диде һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның эшлекле очрашулар барышында һәрвакыт ватандашлар белән очрашулар уздыруын мисал буларак китерде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20