Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.04.2016

Фәрит Мөхәммәтшинны "Парламентаризм үсешенә керткән өлеш өчен" мактау билгесе белән бүләклиләр

21 апрельдә республика парламентының унсигезенче утырышы көн тәртибенә кертелгән төп мәсьәләләрне карар алдыннан, ТР Дәүләт Советының "Парламентаризм үсешенә кертән өлеше өчен" мактау билгесен тапшыру тантанасы була.

Бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев, ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин, Татарстан парламенты ветераны Дания Дәүләтшина һәм Казан федераль университеты профессоры Борис Железнов кабул итеп алачак.

"Парламентаризм үсешенә кертән өлеше өчен" мактау билгесе 2015 елның апрелендә гамәлгә куелган. Әлеге бүләк Россия һәм Татарстанның закон чыгару, парламентаризм, гражданлык җәмгыяте һзм демократия, парламентара элемтәләр үсешенә зур өлеш керткән Россия һәм чит ил гражданнарына тапшырыла. Билге шулай ук законлылыкны ныгыту һәм актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлек, дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнарында күпьеллык нәтиҗәле эш өчен дә бирелә.

Билге беренче тапкыр Татарстанның хәзерге тарихында парламентаризм барлыкка килүнең 25 еллыгына багышланган республика депутатлары һәм җәмәгатьчелекнең тантаналы җыелышында тапшырылган иде. Беренче бүләкләрне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, шулай ук җәмәгать эшлеклеләре Валентина Липужина һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев алды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.       

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20