Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.08.2016

Фәрит Сабитов: “Көзге бодай шаккатырды һәм шатландырды”

Фәрит Сабитов: “Көзге бодай шаккатырды һәм шатландырды”Биектау районындагы “Березка” хуҗалыгы игенчеләре көзге бодайдан быел уртача 38 центнер уңыш алган.  Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына хуҗалык җитәкчесе Фәрит Сабитов хәбәр итте.

Быел биредә 900 гектар мәйданда бөртекле культуралар һәм 120 гектарда бәрәңге утыртканнар. Көзге культуралар 240 гектар мәйданны тәшкил итә.

Урып-җыю кампаниясендә 2 комбайн эшләгән. Уракка “березка”лылар 24 июльдә үк төшкән. Көзге бодай урылганнан соң, язгысы өлгергәнче, күрше хуҗалыкка да ярдәм итәргә өлгергәннәр. Уракны бер атнадан тәмамларга ниятлиләр.



Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның комбайнчыларга игътибары аеруча зур. Аның басуларга чыгып, игенчеләргә премияләр тапшыруын, һәр комбайнчыга үзенең кәрәзле телефон номерын бирүе хакында “Татар-информ” моңа кадәр язган иде инде. Фәрит Сабиров та район җитәкчелегенең уңай мөнәсәбәттә булуын билгеләп үтте һәм 230 тонна суктырган саен комбайнчыларга 2 мең сум күләмендә премия тапшырылуын әйтте. “Березка” комбайнчылары бу норманы инде 5-6 тапкыр үтәгән, димәк, шул кадәр үк премиягә лаек булган дигән сүз.

“Бу бик яхшы стимул, кешенең күңелен күтәрә. Ни дисәң дә, өстәмә акча. Хәзер комбайнчылар башка хезмәттәшләренең ничек эшләвенә зур игътибар бирә. Район газетасында атна саен кайсы комбайнчының күпме суктыруы хакында мәгълүмат чыгып бара. Бер яктан төшеп каласылары килми, икенче яктан, беренче буласылары килә. Быел егетләр бик әйбәт эшли”, - дип югары бәяләде хуҗалык җитәкчесе комбайнчылар эшен.

Язгы бодайга килгәндә, “Березка” басуларында ул гектарыннан 25 центнер чыга. Фәрит Сабитов урак азагына кадәр бу күрсәткеч 27-28 центнерга җитәр дип уйлый. “Көзге культураларның уңышы нинди буласын берәү дә белә алмый. Әмма быел көзге бодай бик әйбәт уңыш бирде, моның кадәр көтмәгән идек. Көзге бодай шаккатырды һәм шатландырды”, - диде ул һәм узган ел уңышның киресенчә булуын ассызыклады. Быел язгы бодайның уңышы түбән булуны явым-төшемнәрнең аз булуы, дым җитмәү белән аңлатты.

Ашлык күп, бәясе - аз

Хуҗалык дәүләткә 1600 тоннадан артык ашлык тапшырган. Фәрит Сабитов моны яхшы күрсәткеч дип атый. Әмма бодай бәясенең 6-7 сум торуы аны нык борчый.



“Безнең эш сезонлы гына, шуңа да сезонында урыннарда кеше кирәк. Андый очракларда авыл хулкына, авыл советына мөрәҗәгать итәбез. Аннан соң ярдәм итә торган укучылар бар, шуңа да кадрларга котлык юк. Механизаторларга зур игътибар бирергә тырышабыз, чөнки аларны табуы кыенрак”, - ди Фәрит Сабитов.

Хуҗалык җитәкчесе фикеренчә, авыл хуҗалыгы өлкәсенә Хөкүмәтнең игътибары җитәрлек күләмдә түгел. “Авыл хуҗалыгына әһәмият бирәләр дә шикелле. Хөкүмәт мөмкинлегеннән килгән кадәр булышы, без анарга рәхмәтле. Күбрәк булса, әйбәтрәк булыр иде, билгеле. Бездә техника сезонлы гына, ул бер атна эшли дә, аннан ел буе басып тора. Техниканы яңартасы да килә. Керем булсын дисәң, бик каты эшләргә кирәк, әмма аны тиз генә алу өчен зур чыгымнар таләп ителә”, - дигән фикердә “Березка” ТҖЧҖ директоры. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20