Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.02.2016

Фәрит Мөхәммәтшин Биектау районы Советы сессиясендә катнашты

Биектау муниципаль районы Советының алтынчы сессиясе булды, анда депутатлар 2015 елда районның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗәләр ясады. Сессия эшендә ТР Дәүләт советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшинның Биектауга сәфәре күптән түгел район үзәгендә ачылган "Тургай" балалар бакчасы белән танышудан башланды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Аннары "Инвест" фирмасы төзегән 285 фатирлы йортны тапшыру тантанасы булды. Әлеге йортта яшәүчеләр фатирларны Биек Ватан сугышы катнашучыларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү, гражданнарны аварияле торактан күчерү һәм социаль ипотека программасы буенча алган.

Җыелучыларны өй туйлары белән котлап, республика парламенты башлыгы Биектау районы агымдагы елда да социаль объектлар төзелеше күләмен саклап калыр дигән ышаныч белдерде. 2015 елда районда 53,6 мең квадрат метр торак, 2 балалар бакчасы һәм 1 мәдәният йорты төзелгән.

Район башкарма комитеты бинасы каршындагы мәйданда җирле товар җитештерүчеләр күргәзмәсе оештырылган иде. Фәрит Мөхәммәтшин биредә эшмәкәрлек һәм хуҗалык эшчәнлеге алып бару шартлары, җитештерелгән продукциягә ихтыяҗ, сату географиясе белән кызыксынды.

Сессиядә районның 2015 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турындагы доклад белән чыгыш ясап, Рөстәм Кәлимуллин республика программаларының уңышлы үтәлгәнен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, район предприятиеләре һәм хуҗалыклары 7 млрд сумлык товар саткан һәм хезмәт күрсәткән. Районда уртача хезмәт хакы 4 процентка артып, 24 мең 148 сум тәшкил иткән. Төп капиталга инвестицияләр күләме 4 млрд сумнан арткан. 2012 елдан башлап халыкның табигый артуы күзәтелә - 2015 елның 11 аенда әлеге күрсәткеч 95 кеше тәшкил иткән. Берничә ФАП төзелгән, клублар һәм мәдәният йортлары төзекләндерелгән, спорт объектлары, участок полицейскийлары өчен йортлар сафка бастырылган.

Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы уңышларны аерым атап үтте. Мөгезле эре терлек саны 16 мең 921 башка җиткән, шул исәптән 6 мең баш сыер. 31,1 мең тонна сөт сатылган. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан 1 млрд 155 млн сум табыш алынган.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин биектаулыларны республиканың социаль-икътисади үсешенә керткән лаеклы өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, 2015 елда кайбер рейтинг күрсәткечләре буенча район республикадагы позицияләрен яхшырткан. 

Аннары Татарстан парламенты җитәкчесе 2016 елда республика алдында торган бурычлар турында сөйләде. "Ел үткәненнән җиңелрәк булмаячак, - дип билгеләп үтте ул. Икътисад яхшырмый. Мондый катлаулы шартларда РФ Дәүләт Думасына сайлауларны үткәрү җиңел булмаячак. Шуңа да безгә урыннардагы эшләрне көчәйтергә туры киләчәк, чөнки көзге сәяси компания нәтиҗәләренә безнең республиканың киләчәге бәйле булачак".

Биектау муниципаль районы Советы сессиясе эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Размя Садыйкова һәм "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева катнашты.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20