Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.05.2016

Футбол буенча ДЧна спорт объектлары төзелеше барышында хокук бозулар күзәтелә

2018 нче елда узачак футбол буенча Дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында төзелә торган спорт объектларында хилафлыклар ачыкланган. Бу хакта бүген Идел буе федераль округына, “Межгорье” ЗАТОга кергән РФ субъектлары прокуратуралары һәм Идел буе транспорт прокуратурасы хезмәткәрләренең укыту-методик семинарында РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Сухов хәбәр итте.

“Безнең ил өчен 2017 нче елда Конфедерацияләр кубогы турниры һәм 2018 нче елда футбол буенча Дөнья чемпионатының Татарстанда, Мордовиядә, Самара һәм Түбән Новгород өлкәләрендә узачак матчларын югары дәрәҗәдә уздыру мөһим. Бюджеттан бу максатларга күләмле финанс чаралары бүлеп бирелә. Шулай да, безгә спорт объектлары төзелеше барышында китә торган хилафлыклар турында мәгълүмат килеп ирешә”, - диде Сухов. Ул бу максатларга юнәлдерелә торган бюджет акчасын үзләштерү ихтималлыгына каршы максатчан эш үткәрү кирәклегенә басым ясады. Алексей Сухов прокурорларга мөрәҗәгать итеп, бу корылмаларны террорчылыктан яклауны тәэмин итүдә аларга ышанычын баглады.

 ("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20