Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.07.2016

Футбол буенча Россия җыелма командасын куып таратуны сорап, 300 меңнән артык кеше имза куйган

2016 елгы футбол буенча Дөнья чемпионатыннан төшеп калганнан соң Россия җыелмасын тарату турындагы интернет-петицияне 300 меңнән артык кеше имзалады.

"Өметләрне акламаганга күрә, хәзерге составтагы Россия җыелмасын таратырга һәм яңа состав тупларга кирәк. "Янга калдырылган" акчаларны футбол кырлары төзү һәм үсеп килүче буын белән шөгыльләнү өчен тотарга кирәк", - дип саный үз таләпләрен change.org сайтында урнаштырган петиция авторы - Төмәннән Артем Хәсәнов. Сайттан күренгәнчә, авторлар ярты миллион тавыш җыя алырбыз дип өметләнә. Кирәкле тавыш җыелгач, бу мәгълүматның РФ Президентына да җибәреләчәге әйтелгән. 

Франциядә узган Евро-2016да төркем этабында Англия белән тигез исәпкә (1:1) уйнап һәм Словакия (1:2) белән Уэльска (0:3) оттырып, Россия җыелмасы плей-оффка чыга алмады.

Уэльска оттырганнан соң җыелманың тренеры Леонид Слуцкия команданың уңышсыз уены өчен гаепне үз өстенә алды. Ил командасы белән башка кеше эшләргә тиеш дип өстәп, үзенең китәчәгенә ишарәләде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20