Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.08.2015

Г. Камал театры Екатеринбургта узачак фестивальгә әзерләнә

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 4-11 сентябрьдә уздырылачак “Реальный театр” XIII Бөтенроссия фестиваленә чакыру алган. Анда ул Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус әсәрләре буенча куелган “Хуҗа Насретдин”спектакле белән катнашачак. Спектакль 5 сентябрьдә Екатеринбург шәһәренең Свердловск драма театры сәхнәсендә тәкъдим ителә, дип хәбәр итә Г. Камал тетрының матбугат хезмәте.

Камаллылардан кала, фестиваль программасында Новосибирск, Ростова-на-Дону, Красноярск, Новокузнецк, Минусинск һәм Самарадан театрлар катнашыр дип көтелә.

“Реальный театр”га 1990 елда нигез салынган. Беренче фестиваль өлкә статусында уза һәм Екатеринбург шәһәренә Урал, Себер, Ерак Көнчыгыш театрларын җыйган була. 1994 елны фестиваль Бөтенроссия статусы алган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20