Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.04.2015

Г. Камал театры ике спектакль буенча репетицияләр башлаган, өченчесе чират көтә

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 3 спектакль өстендә эш башлаган. Бу хакта бүген “Татар-информ” МАда узган матбугат конференциясендә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте.

“Театрда актив рәвештә эш бара һәм 3 спектакльнең репетицияләре башланды. Илгиз Зәйниев Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” спектакленә тукталды. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: 2015 елда пьеса язылуга 100 ел тула.

Театрның кече залында яшь режиссер Рамил Гәрәев Салават Юзеев пьесасы буенча “Хафалы биюләр” спектакленең репетицияләрен үткәрә. Мин спектакльнең кайбер өлешләрен күрдем һәм моны безнең театр өчен бик үзенчәлекле спектакль дип әйтер идем. Анда Наил Дунаев, Илдус Габдрахманов, Алмаз Гәрәев, Гөлназ Минкина катнаша.

Мин бу көннәрдә Мольерның “Дон Жуан”ы репетицияләрен башларга уйлыйм. Планнар бик зурдан”, - диде ул һәм Россиядә Әдәбият елы театрда да эз калдырмый узмаячагына вәгъдә бирде.

“Әдәбият елы буларак, бу елны без классик әсәрләргә багышларга уйладык. Нәкый Исәнбәт әсәре буенча спектакль инде сәхнәләштерелде. Хәзер Мирхәйдәр Фәйзи, Жан-Батист Мольер... Режиссер Александр Огаревның килүен түземсезлек белән көтәбез. Аңа Александр Островскийны куярга тәкъдим итәчәкбез. Балалар өчен дә яңа спектакль әзерләнәчәк. Илгиз Зәйниевнең “Кәҗә белән Сарык” пьесасы бик әйбәт килеп чыккан. Анда Илдус Габрахманов һәм Сәлимә Әминова уйнаяак. Алар үзләре шундый инициатива белдерде һәм инде репетицияләргә атлыгып торалар, әлегә, вакыт тыгыз булу сәбәпле, генә бу эш башланмаган”, - диде Фәрит Бикчәнтәев.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20