Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.10.2017

Гадел Вафин: "Казанда якындагы ике елда балалар медицина тернәкләндерү үзәге төзеләчәк"

Казанда якындагы ике елда югары технологияле балалар медицина тернәкләндерү үзәге төзеләчәк, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.

Искәртеп үтик, үзәк төзелешен финанслау турындагы килешүне октябрь башында Россиянең турыдан-туры инвестицияләр фонды һәм Согуд Гарәбстанының Interhealth Saudi Arabia компаниясе имзалаган иде.

“Инвестицияләрне җәлеп итүне, шул исәптән Согуд Гарәбстаныннан да,  планлаштыручы Татарстан инвесторы бар. Безнең балалар медицина тернәкләндерү үзәген төзүгә ихтыяҗ бар. Балалар республика клиника хастаханәсендә елына 30 меңләп операция, 3000 тирәсе югары технологияле операцияләр була. Шунлыктан, заманча тернәкләндерү үзәге кирәк”, – дип билгеләп үтте Гадел Вафин.

Моннан тыш, министр әлеге медицина үзәге бик кирәк булган тулы бер категория балалар барлыгын җиткерде. “Республикада 3 меңләп БЦПлы бала бар. Анда югары технологияле балалар медицина тернәкләндерүе, тормышка яраклашсыннар, үзләренә үзләре хезмәт күрсәтә алсыннар өчен өчен роботлаштыру системасы кирәк. Минем уйлавымча, якындагы ике елда медицина кластеры объектлары гамәлгә керер”, – дип өстәде ул.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20